Путин белән Шойгу ничек ял итә? [видео]

-- Лэйсирэ

РИА Новости агентлыгы интернетта Россия Президентының ничек итеп ял итүен сурәтләгән видеоны урнаштырды. Владимир Путин кыска вакытлы ялын Тыва Республикасында үткәргән.

Тыва тау һәм урманнарында Президентны Саклану министры Сергей Шойгу, ФСБ башлыгы Александр Бортников һәм башкалар озатып йөргән.

Кадрларда Путинның таулар буйлап йөрүе, Шойгу белән җиләк, гөмбә җыюы, елгада көймәдә баруы сурәтләнә.

Бәйле