Казан янәшәсендә янучы машиналарның видеосы чыкты

-- Лэйсирэ

27 августта М7 трассасында бәрелешүдән соң өч йөк машинасына ут капкан. Яна торган машиналар сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, М7 трассасының 822 чакрымындагы юлда йөк машинасы ватылган. Аңа ярдәмгә икенчесе килгән. Шул вакытта аларга тагын бер йөк машинасы килеп бәрелгән. Бәрелешүдән соң өч йөк машинасына ут капкан.

Һәлакәттә машина йөртүчеләрнең берсе үлгән. Тагын бер кеше имгәнгән.

tatar-inform

Бәйле