Эльмира Сөләйманова бала караган өчен иренә 1 млн сумлык бүләк ясый

-- Лэйсирэ

“Миндәй хатынга түзгәнгә бүләк ясадым”, — ди җырчы шәхси тормышы турында. — Гаиләбездә барысы да әйбәт. Кызым 5 сыйныфка укырга барырга җыена. Улым балалар бакчасына бармыйм ди. Җәй көне йөртмәдем, ял итсен дидем.

Июнь башында бер тапкыр чирләп калды да, шуннан соң илтмәдем. Апасы да өйдә булгач… Каенана белән әни карый, шуңа күрә тик утырсыннар өйдә. Үзем йөрим бит инде, кайтканым юк, рәхәт. Ике әни рәхәтләнә бала карап.

Иремнең туган көненә “Сузуки гранд витара” дигән машина алып бүләк иттем. Сәбәбе дә бар: балаларны караган өчен. Хатынының өйдә тормавына кем түзсен? Минем ирем түзә, — ди җырчы.

Сузуки гранд витара автомобиленең бәяләре 1 миллион сумнан башлана.

intertat.tatar

Бәйле