«Мәңгелеккә киткән улыма хат»

-- Лэйсирэ

Улым, синең мәңгелеккә киткәнеңә быел дүрт ел була. Шушы дүрт ел эчендә бер генә минутка да исемнән чыкканың юк. Сине ничек дөньяга китерүемне, беренче тапкыр күзләреңә каравымны, кулыма алуымны, беренче тапкыр өебезгә ничек кайтуыбызны мин әле дә хәтерлим.

Син бик әйбәт бала булдың, улым. Сиңа биш яшь тулганда без сиңа энекәш алып кайттык. И-и, шатландың инде! Беркөнне әтиебез эштә вакытта ипиебез беткәне ачыкланды. Син нәни кулларыңа акча тотып, ипигә киттең. Мин аны бик күп кешегә сөйләдем. Барысы да шакката иде.

Сез үскәндә безнең авылда минем әти-әнидән калган йортыбыз бар иде. И, ярата идең син анда кайтырга! 10 сутый бәрәңге бакчасын бер елны берүзең казып чыккан идең. Ул вакытта сиңа 14 яшь иде. Күршебез Илфар абый, шаккатып: “Мондый бала сирәк була. Кадерен белегез”, — дигән иде.

Син мәктәптә дә әйбәт укыдың, ансат кына югары уку йортына кереп киттең. КДУга укырга кергәнеңне белгәч, синең өчен барлык туганнар шатланды. Син шул елны эшкә урнаштың. Эшең авыр иде, улым, беләм, әмма син һич зарланмыйча хезмәт куеп, беренче тапкыр эшләп алган акчаңны миңа алып кайтып бирдең. Икенче курста яхшы акчалы эш тәкъдим иттеләр үзеңә. Эшләп укый башладың. Иртәнге биштә чыгып китеп, төнге унбердә генә кайтып керә идең. Эш белән уку арасында чабып йөрү күп вакытыңны ала иде. Затлы машина сатып алдың. әтиең белән мине бакчага илтеп куеп, алып кайта башладың. Син мине жәлли идең. Миңа авырлык китермәскә тырыша идең. 21 яшеңдә өйләнергә уйладың. “Мин инде гаилә тотарлык акча эшлим, әни, сиңа охшаган әйбәт кыз очрады”, — дидең. Каршы килмәдем. Булачак хатыныңны бер күрүдә яраттым мин. Мөселман кануннары буенча яшәүче гаиләдән иде ул. Фатир сатып алдың. Анда берүзең ремонт ясадың, җиһазладың. Шул ук вакытта гел миңа булыштың. Кече энеңне КДУның түләүле бүлегендә укыту синең өстә булды. Авырсынмадың: “Ул бит минем энем”, — дидең. Аспирантура да бик җиңел бирелде сиңа. Тырышлыгыңны күрделәр, бәяләделәр, һаман эш тәкъдим иттеләр. Мин синең белән горурлана идем, мактана идем.

Син һаман чаптың, ашыктың, вакытың һич булмады. әллә үзеңә кыска гомер бирелгәнен белеп, шул вакытка сыешып яшәп калырга ашыктыңмы, улым? Мин синең фатирыңа килгәндә яки син безгә кергәндә икәү генә сөйләшеп утырырга ярата идек. И-и, рәхәт иде ул сөйләшүләр. Соңгы кергәндә дә синең минем белән сөйләшәсең килгән иде. Мин пилмән ясыйм, син янымда утырасың. Ләкин без икәү генә түгел идек. Энеңнең хатыны бар иде. Син миңа күзләрең тутырып карадың. Аңа кадәр шулай караганыңны хәтерләмим. Бу синең минем белән мәңгегә саубуллашуың булган. Син аны сизгәнсең. Ул карашны оныта алмыйм, һаман күз алдымда.

“Ашыгыч ярдәм” кинәт алып киткән сине. Хатының энеңә чылтыраткан. “әнигә белгертмәгез, борчылмасын”, — дигәнсең. Миңа әйтмәделәр. Бу хәлләрне мин бер атнадан соң гына белдем. “Синең янга барам”, — дидем. “Сабыр ит”, — диделәр.

Инде сырхауханәгә барырга җыенгач, өйдән чыгам дип ишек янына килгәч, энеңнең телефоны чылтырады. Ул читкә китеп кемнәрдер белән сөйләште. Аннан хатыны янына килеп, синең …үлүеңне әйтте.

Аннан соң мин бернәрсә хәтерләмим. Миңа дарулар бирделәр, укол кададылар. Хатыныңны безгә алып кайттылар. Диванда утыручы хатын синең әниең түгел иде инде. Мин бүтән дөньяда, томан эчендә калган идем.

Энеләрең, яшь булсалар да, җирләү эшләрен үзебезнең мөселман йолалары кушканча башкарып чыктылар. Шул көнне төшемә кердең. Ап-ак, зур машина янында каядыр китәргә торасың. “Улым, шушы машинага синнән башка хуҗа тапмадылармыни?” — дип еладым.

Искә алу, рухыңа дога кылу өчен табыннарны үзем кордым, өчеңне, җи­деңне, кырыгыңны үзем уздырдым. әзер­ләнгәндә еладым да, еладым. “Еларга ярамый”, — дип тукып торсалар да, чыдарлык түгел иде.

Фатирыңа барып, киемнәреңне үзебезгә ташыдык. Син затлы киенә идең. Костюмнарыңны шкафка элдем. Син куллана торган затлы хушбуй исе бөтен бүлмәгә таралды. әйтерсең лә, син өйгә кире кайттың…

Баласын югалткан әни кешенең тормышы икегә бүленә: баласы исән вакыттагы һәм баласыз тормыш. Киноларда күп очракта баласыз калган ана үлә.

Әтиең белән кабереңә еш барабыз. Туган көннәреңдә ул чәчәккә күмелә. Классташларың, курсташларың, дусларың сине онытмыйлар. Рәхмәт аларга! Безнең дә уры­ныбыз синең яныңда булачак.

Хәзер мин үлемнән курыкмыйм, чөнки бе­ләм, беренче булып анда мине син каршы алачаксың, улым.

Әниең

Татарстан яшьләре

Бәйле