Резедә Хөсәенова дөнья татарлары әзерли торган ризык рецептлары белән бүлешә

-- Лэйсирэ

Аш-су остасы Резедә Хөсәенова бөтен дөньядагы татарлар әзерли торган милли ашларның рецептлары тупланган яңа китап чыгара. Китап «Бөтендөнья татар халык ризыклары» дип аталачак. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Хәтерләсәгез, минем «Тәмле булсын» дигән китабым бар. Аңа фотосурәтләр белән 150дән артык рецепт теркәлгән. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән чыкты ул. Икенче китапны чыгару идеясе күптән туды, хәзер шуны чынга ашырырга телим. Анда бөтен дөньяда яшәүче татарларның милли ризыклары урын алачак. Мин чит төбәкләрдә еш булам, андагы тәм-томнарны авыз итәм. Мәсәлән, Америка татарлары өчпочмак пешерә белми. Алар «Казан бәлеше» дип атап вак бәлеш әзерли. Эчлеге нәкъ өчпочмакныкы кебек. Юныс Әхмәтҗанов рецептларны татар авылларыннан җыйган. Мин икенче китабыма «Бөтендөнья татар халык ризыклары» дигән исем бирәчәкмен. Һәрбер төбәкнең үзенчәлекле аш-суы бар. Самара, Киров, Оренбург өлкәсендә яшәүче татарларның милли ризыклары бик тәмле. Китапка рецептлар туплауны дәвам итәм, ләкин күп калмады. Тиздән китап әзер булып, сатуга чыгачак», — диде татар ашлары халыкара федерациясе рәисе , милли кухня эксперты, ресторатор Резеда Хөсәенова.

Ләйлә Хәкимова

tatar-inform

Бәйле