«Минем дә бәхеткә хакым бар» [гыйбрәт өчен]

-- Лэйсирэ

Румия белән минем апа бер сыйныфта укыдылар. Беренчедән җиденчегә кадәр аерылмас дуслар иделәр. Күршеләр булмаса да: без авылның бер читендә торсак, алар бөтенләй икенче ягында яшиләр иде. Кибет янында очрашып, алар мәктәпкә гел бергә йөрделәр. Румиянең әнисе аңа 6 яшь вакытта яман шештән үлгән. Ул әтисе, үги әнисе һәм аларның уртак кызлары Филсинә белән яши.

Сигезенче класста Румия үзеннән ике яшькә өлкән Рөстәм белән очраша башлады. Бу мәхәббәт иде. Аларның беренче сөюләре. Алар гел бергә булдылар.

Румия — сары чәч­ле, зур зәңгәр күзле бик матур кыз. Аның йөрешләренә хәтле үзенчәлекле, ә елмайса бөтен дөнья яктырып китә иде.

Авылда безнең тегү әртиле бар. Аны ул вакытта көнкүреш комбинаты дип йөртәләр иде. Анда киемнәр тегәләр, юрган сыралар. Мәктәпне бетергәч, Румия шунда эшкә урнашты. Башта өйрәнчек булып, аннан аның оста тегүен күреп, кайры туннар цехына күчерделәр. Бу цех әле генә ачылган иде. Рөстәм дә авылда эшкә урнашты. Алар озакламый өйләнешеп тә куйдылар. Бер елдан ир балалары туды. Тормышлары шулкадәр тү­гәрәк иде, бик күпләр көнләшкәндер алардан.

Бездән 3-4 өй астарак Фәргать абыйлар тора иде. Ул авылдагы бер оешманың җитәкчесе, үзенең дә­рәҗәсен үзе белеп йөри торган кеше иде. Ике ел элек аның хатынында яман шеш табып, уңышлы гына операция ясадылар. Ләкин тормыш итәр өчен яраксыз дип әйтәләр иде аны. Ул кайчан карама капка төп­ләрендә күңелсез генә утырыр иде.

Бервакыт әниләр өйдә чыж-пыж сөйләшә башладылар. Имеш, Румия шул Фәргать абый белән йөри башлаган. Күргәннәр.

Моңа бер дә ышанасы килмәде. Румия белән Рөс­тәм әле генә йорт салып чыктылар. Кайчан карама гел бергә. Озакламый тагын бер хәбәр бөтен авылны тетрәндерде: Рөстәм үз-үзенә кул салды. Бернинди хат та калдырмаган диделәр. Апа ялга кайткач, Румия безгә килде. Елады да елады ул. «Минем гаебем юк», — дип гел бер сүзне кабатлады. Алар апа белән тагын якыннан аралаша башладылар. «Гел бер ноктага текәлеп сә­гатьләр буе утырам, — дип әйткәнен ишетеп калдым мин аның. — Тагын нәр­сәләр күрәсе бардыр?»

Бер ел вакыт узгач Румиянең эшендә акча үзләштерүе ачыкланды. Тикшерү озак кына барды. Ул соңгы елларда әртилдәге мехлар өчен җаваплы булган икән.

Биш ел бирделәр Румиягә. Баланы әти-әниләре карарга риза булды. ә йортларын саттылар, урланган акчаны каплар өчен.

Еллар үтте. Мин ул вакытта инде Казанда укый идем. Апа да, кияүгә чыгып, бүтән ерак шәһәрдә торып ята. әни сөйли:

— Беркөнне ишек шакымый гына берәү өйгә килеп керде. Хатын-кыз икән. Бу безне белә булыр дип уйладым. Шуңа шакымый кергән. әйбәтләп карасам — Румия. Бик үзгәргән. Лә­кин [аман матур. Мине кочаклап бик елады. үги әни бе­лән үсүләрен, нахак сүзләрне чынга алып Рөстәмнең аны, улларын ятим итеп бу дөньядан китүләрен.

Бүлдермәдем. Күңелен бушатасы килгәндер.

Румия зонага эләккәч, башта бик авыр булган аңа. Яшиселәре килмәгән. Ләкин улы хакына «җир тырнаган». Ятимлекнең ачысын белә әнисен югалткан кыз. Төрмәнең начальнигы — кырык яшьләрдәге, әле генә хатынын җирләгән татар кешесе булган. Менә шул үлеп гашыйк булган Румиягә. Хатын башта аның мәхәббәтен кире каккан. Ләкин теге ир барыбер ризалаткан Румияне үзенеке булырга.

Язылышканнар. Румиянең утыру срогын да кыскартырга булышкан ире. әле уртак бала — кыз да алып кайтканнар.

Румия боларны әнигә сөйләгәндә: «Минем дә бәхеткә хакым бардыр бит», — дип әйтеп куйган. Ул икенче көнне үк киткән диделәр. Малаен алырга гына кайткан булган.

Апа да, мин дә аны бү­тән беркайчан да күрмәдек. Миңа калса, калган гомерен тыныч шатлыкта уздыргандыр ул.

Урысларда «Матур булып тума, бәхетле булып ту» дигән мәкаль бар.

Ләкин безнең, хатын-кызларның, матур да, бәхетле дә буласыбыз килә шул, бик килә. Киртәләрне үтеп булса да.

Алмазия ГАТИНА. Казан

Татарстан яшьләре

Бәйле