Хатын-кызлар, ничек тә ир-ат­ларга ошарга теләп, тәнгә сыланып тора торган кием кия, яшьне күрсәтергә генә торган җы­ер­чыкларны бе­терергә тырыша. Тик юкка җә­фаланалар! Бөтенрос­сия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштырудан күренгәнчә, ир-атлар, иң беренче чиратта, хатын-кызның акылына игътибар итә. Бу – тормышта иң кирәкле сыйфат, дигәннәр. Ирләр әйтүенчә, гаиләдә низагларның күбесе нәкъ менә хатын-кызларның акылсызлыгы аркасында килеп чыга. Акыллы хатын – хәзинәме?

Белгечләр тагын бер нәрсәне ачыклаган – ир-атлар өчен идеаль гүзәл затлар юк. Яшькә бәйле рә­вештә, хатын-кызга куйган таләп­ләр дә үзгәрә, ди белгечләр. 25 яшькә кадәрге ир-атлар, беренче чиратта, акыллы хатын-кызларга өстенлек бирә икән. Сораштыруда кат­нашучыларның 60 процентка якыны әнә шулай дигән. Алар өчен икенче урында – сексуальлек (45 процент), матурлык исә – өченче (43 процент). 25тән 45 яшькә ка­дәрге ирләр дә хатын-кыздагы иң мөһим сыйфат дип акылны атаган (46 процент). Моннан кала, кайгыртучанлык (42 процент) һәм ягымлылык (36 процент) турында да әйткәннәр. Ә 45 яшьтән өлкән­рәкләр беренче урынга кайгыртучанлыкны (60 процент), икенче урынга акылны (30 процент) куйган.

Яшенә карамастан, респон­дент­ларның күбесе әйтүенчә, акыллы хатын-кыз белән яшәү җиңел­рәк. Чөнки алар гаиләдә низаг килеп чыккан очракта, проблеманы йомшак кына хәл итә беләләр, ди­гәннәр. Ир-атның йөрәгенә юл – ашказаны аша, дигән гыйбарә дә дөреслеккә туры килгән. Сораштыруда катнашкан һәр өч кешенең икесе әйтүенчә, хатын-кыз тәмле итеп ашарга пешерә белергә дә тиеш. Барыннан да бигрәк, көчле затны хөрмәт итмәүче (43 процент), һәрчак акча таләп итүче (35 процент), шаярткан булып, ир-атны көлкеле һәм уңайсыз хәлдә калдыручы (32 процент) гүзәл затларны өнәп бетермиләр икән.

“Гаилә учагының җылылыгы хатын-кызга бәйле булуы барыбызга да билгеле, – ди психолог Али­сә Закамская. – Ир-атларның акыл турында сүз кузгатуы очраклы гына түгел. Бу көчле затларга хас булган горурлык хисенә бәйле. Алар өчен гаиләдә, мөнәсәбәтләрдә һәрчак өстен булу мөһим”. Белгеч әйтүенчә, сүздән-сүзгә күчеп, тә­мам ызгышу чигенә барып җитүдән саклану өчен, дәшми калырга өй­рәнергә кирәк. Аның каравы, ирегез алдында акыллы булып күре­нә­чәксез. Психологның кайбер ки­ңәш­ләренә игътибар итсә­гез, бәл­ки, катлаулы хәлдә алар сезгә ярдәмгә килер:

1. Яраткан кешегезгә каршы көрәшмәгез.

Ирегезне җиңәр өчен, аны гел кимсетеп, түбәнсетеп торсагыз, үзегезне өстенрәк куярга тырышсагыз, мөнәсәбәтләрегез беркайчан да яхшыга китермәячәк. Әгәр гаиләдә тынычлык юк икән, димәк, ике якта да гаеп барлыгын истән чыгармагыз.

2. Сөйләшү рәвешенә игътибар итегез.

Нинди генә хәл килеп чыкса да, бер-берегезгә ышанычны югалту турында сүз алып бармагыз. Югый­сә сөйләшү һаман да шул кимче­лекләрне төртеп күрсәтүгә кайтып калачак. Үпкәләгәнсез икән, күбрәк үз кичерешләрегез, уй-фикерлә­ре­гез турында җиткерегез.

3. Тыңларга өйрәнегез.

Бер генә мәртәбә булса да, ирегезне бүлдермичә, ахырга кадәр тыңлап бетерегез. Сез сөеклегезне ишетергә әзерме? Бу сабырлык та­ләп итә, әлбәттә. Әйт­кә­ләшергә тү­гел, ә бер-берегезне аңларга өйрә­негез.

4. Ач карынга сөйләшмиләр.

Белгечләр әйтүенчә, сөйлә­шү­нең вакытын да дөрес сайларга кирәк. Ирегез эштән кайтып керүгә, арыган чакта, ач карынга башланган әңгәмә яхшы тәмамлан­маячак. Кичке ашны ашаганнан соң, йокы алдыннан яки иртән иртүк сөйләшү хәерлерәк. Статис­тика мәгълүматларына караганда, ир белән хатын арасында чыккан низагларның күбесе кич эштән кайтуга килеп чыга. Гаҗәп тә түгел! Ачның ачуы яман, диләр.

5. Урынын белеп сөйләшегез.

Кунакта яки урамда пыр тузып мөнәсәбәтләрне ачык­лап маташу­ның бер тиенлек тә файдасы юк. Ә бит шулчакта бер-береңә рәнҗүле сүзләр әйтергә бик мөмкин. Җит­мәсә, чит кеше алдында. Чүпне өй­дән чыгарма, диләрме әле? Өй­дәге проблемаларны фәкать икәү­дән-икәү калып кына хәл итәргә кирәк.

Эльвира Вәлиева

Ватаным Татарстан

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий