Данир Сабировның туй көне — 10 елда ничек үзгәргәннәр? [фото]

-- Лэйсирэ

Бүген Данир Сабировларда юбилей — Миләүшә белән туй иткәннәренә 10 ел. 3 июльдә никахларының 10 еллыгын бәйрәм итеп, инстаграмда Данир хатынына «Кеше түзсә, түзә икән. Рәхмәт, Миләүшәм, мине түзгән өчен, шушы бәхетле еллар, балалар өчен. Төрле чакта янәшә һәм якын булып, гаилә учагыбызны һәрчак яндырып торганың өчен» дип язган иде. 

Бүген инде ул хатынын туй көне белән котлап, җыр юллары багышлаган.

10 ел эчендә Данир белән Миләүшә ничек үзгәргәннәр, фотоларга күз салыгыз әле. Юмор остасының күптән түгел колакларына ясаткан операциясен исәпкә алмыйбыз, әлбәттә.

Фото: инстаграм, соцсети

Бәйле