Түбән Камада әнисе 10 айлык баласын ашатырга дип килә, ә сабый үлгән була

-- Лэйсирэ

Түбән Камада Ямьле урамындагы бер фатирда әти-әнисе 10 айлык сабыйларының мәетенә тап булган. NTR-24.RU хәбәр итүенчә, 25 август көнне әнисе баласын гадәттәгечә йокларга салган. Күпмедер вакыттан соң аны ашатырга дип уятмакчы булган, ләкин сабыйның үлгән булуын күреп алган.

Фаҗига факты буенча суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Баланың ни сәбәпле үлүе тикшерелә. Соңрак Казанда гистология анализы да ясалачак.

Түбән Кама буенча Тикшерү комитеты бүлеге тикшерүчесе Жанна Иванилова аңлатуынча, беренче фаразлар буенча, сулыш юллары юрган белән томаланган бала тончыгып үлгән.

Фото: Татар-информ

Бәйле