Әлмәттәге куркыныч фаҗига мизгеле видеога эләккән

-- Лэйсирэ

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Әлмәттә җәяүлеләрне таптаткан исерек машина йөртүче автомобиленнән регистратор видеосын тәкъдим итте.

Видеоязма кадрларында “Лада” машинасын йөртүче тулы тизлектә ике хатын-кызны бәрдергәнлеге һәм урыннан китеп барганлыгы күренә.

Бүген иртән Әлмәттә Шевченко һәм Тукай урамнары чатында ике кешенең үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иткән идек.

99нчы модельле “Лада” машинасының 27 яшьлек йөртүчесе урамны “яшел” утта чыгучы ике җәяүлене таптаткан. Гаепле кеше юл-транспорт һәлакәте урыныннан, тукталып тормыйча, качып киткән. Соңрак полицейскийлар «кайнар эздән» аны тоткарлаган. Исерек машина йөртүче бәрдергән җәяүлеләр фаҗига урынында ук һәлак булган.

tatar-inform.tatar

Бәйле