Язмыш безне кайвакыт бик тә үзенчәлекле кешеләр белән очраштыра. Аларның тормышларында булган вакыйгаларны тыңлау, алар белән аралашу синең дә күңелеңне яктыртып, тирән эз калдыра. Рәшидә апа белән танышу да, аның белән сөйләшеп утырулар минем бөтен борчу-хәсрәтләремне юып алгандай итте.
Ул 1 яшендә әнисез калган. Сабантуй көнне авыл халкы 6 баланы ятим итеп калдырып киткән яшь хатынны җирләгән. Өйдә үги әни барлыкка килгән.
— Рәшидә апа, — дим. — Бик какмадымы ул сезне. Яраттымы.
— И-и, — ди. — Каян белим мин. Чагыштырып карарга мөмкинлек булдымы соң? үз әниең кебек назламагандыр инде ул. Кысып кочакламагандыр. Аннан ул бәби дә алып кайтты бит әле.
Бу хәлләр Удмуртиядә урнашкан Падера дигән татар авылында булган. Рәшидә башлангычны үз авылында укыса, сигезенче сыйныфны Балезино авылында тәмамлый. һәм эшкә дә урнаша. Машинкада җыючы булып.
Егетләргә күтәрелеп тә карамый яшь кыз. Бөтен битен сипкел баскан, сары чәчле, тулы гәүдәле Рәшидәне кем яратсын инде. Ул шулай уйлый.
Алардан берничә чакрым ераклыкта балалар йорты урнашкан Кистем дигән авыл бар. Шуннан мотоциклга утырып бер егет килеп йөри. Исеме Газимҗан. Тирә-якта чибәрлеге-үткенлеге белән дан тота. Балалар йортында бухгалтер булып эшли. Балезиноның күп кызлары гашыйк аңа. Бүген үк кияүгә китәргә дә ризалар.
Ләкин ул Рәшидәне озата кайта. Кыз мәхәббәтнең нәрсә икәнен дә белми, егеткә күтәрелеп тә карамый. Ничек инде Газимҗанны кире кагарга мөмкин. Егет шулай уйлый. Рәшидәнең әтисе янына барып, хәйләли: «Кызыңны яратам. өйләнергә телим. Ризалыгыңны бир. өйдәге берәр сөлге белән никахка каршы булмаганыңны исбатла».
Әти кеше чөйдән кул сөртә торган сөлгене алып бирә.
Газимҗан шуны тотып Рәшидә янына җилдерә.
— Күрәсеңме, — ди. — әтиең риза. Мин сине бәхетле итәрмен.
Чарасыз калган Рәшидә мотоциклга утырып Кистемгә кайтып китә. Газимҗанның әти-әнисе, энесе бик яратып каршы алалар аны. Туйлар гөрләп үтә.
Ләкин 5-6 айдан шул ачыклана: балалар йорты директоры Саимә үлеп гашыйк икән бит бухгалтер Газимҗанга. Гарьләнә Рәшидә. Каенанасы белән каенатасының үгетләүләренә карамастан, кире кайтып китәргә карар кыла.
Шулай итеп ул яңадан Балезинога кайта. Ләкин монда да инде яшисе килми. Ул комсомол путевкасы белән Карагандага китеп бара. Анда төзелештә иза чигә, кичке мәктәпне тәмамлый. һәм шул шәһәрдәге педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, Совнархозга эшкә урнаша. Бу типографияләргә катлаулы, кул белән эшли торган машиналар кайткан вакыт. Рәшидә шунда эшләргә өйрәнеп, сайлаулар өчен кирәкле брошюралар, плакатлар баса. Бик кирәкле, үз һөнәренең остасына әйләнә
Ләкин туган як гел үзенә тартып тора.
35 яше тулгач Рәшидә, Балезинога кайтып, райисполкомга эшкә урнаша. Ул инде сипкелле, сары чәчле кыздан күзне алып булмый торган чибәр ханымга әйләнә. Аны кәгазьләр, документлар белән эшләргә куялар. Кая инде тынгысыз Рәшидә анда утырсын. Китә ул. Металл эшләнмәләр заводына эшкә урнаша. Чуендагы күмернең күләмен ачыклау лабораториясен ачуны аңа йөклиләр. Кая гына чапмый ул. Украина белән Удмуртия арасын аена әллә ничә айкый. Инде барысы да җайга салынгач, яңадан башка эшкә күчә. Милициядә исәптә торучылар белән эшли торган цехка мастер булып урнаша. Менә кайда кирәк була аның көчле холкы. План үтәттерә ул эленке-салынкы йөрүчеләрдән. Сугып җибәрергә дә күп сорамый тыңламый торсалар. Бөтен эшчеләр дә ихтирам итеп: «Рәшидә Лотфулловна», — дип кенә торалар.
Үзе эшләгән берләшмәнең директор урынбасары Рәшидәгә гашыйк булып, хатыны булырга тәкъдим ясый.
Риза була Рәшидә. һәм һич үкенми. Бик бәхетле гомер итәләр алар. Глазов шәһәренә күчеп китеп, шунда тора башлыйлар. Рәшидә трикотаж фабрикасына эшкә урнаша. һәм лаеклы ялга да аннан озаталар. Рәшидәне 55 яше тулган көнне чәчәкләргә күмәләр, җиңел промышленность министрлыгыннан бүләкләр бирәләр. Аерым бер кешене шулай данлаганын эшчеләр моңа кадәр әле күрмәгән булалар. Чөнки кайда гына эшләсә дә Рәшидә Фәйзуллина авыр хәлдә калганнарга беренче булып ярдәмгә ашыга. Матди ярдәмме ул, бүтән төрлеме… ул аны уйламый да. Чөнки ул муллалар нәселеннән. Аның бабайлары мәчетләр төзегән.
Рәшидәнең ире үләренә бер ел кала бәхетсезлеккә юлыга. Урын өстендә ятарга кала. Рәшидә бик карый аны. Үлгәндә: «Мин Ходайга бик рәхмәтле, — ди ире. — Синең белән кавыштырган өчен».
Ә Газимҗан белән очраша Рәшидә. 35 яшендә Балезинога кайткач, танышлары элекке иренең каты авырып, сырхауханәдә ятканын әйтәләр. Бара ул анда. Палатага кергәч, Газимҗан бары бер җөмлә әйтә:
— Менә син хәзер нинди: чибәр, горур, ә мин аягын көчкә өстерәп йөрүче бер авыру. Мыскыл итәргә килдеңме мине.
Рәшидә кире борылып чыгып китә.
Ярый әле ул тормышын аның белән бәйләмәгән. Нинди генә авырлык килсә дә сынмаган, сыгылмаган, көчле рухлы булып кала алган.
Әнисен тыңлады Нияз ГАТАУЛЛИН.