Татарстанда зур түрә кулга алынды: ике нәни баласы һәм инвалид әти-әнисе булуы коткарырмы?

-- Лэйсирэ

Казанның Совет районы суды Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының оештырылган җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенең элеккеге җитәкчесен кулга алды. Бу турыда «Татар-информ» агентылыгы хәбәр итте.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының оештырылган җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенең элеккеге җитәкчесе Илнар Җәләлов ришвәтчелектә шикләнелә.

Илнар Җәләлов 2018 елның июлендә үк лаеклы ялга чыккан һәм хәзер Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре түгел, дип хәбәр иткәннәр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Тикшерү версиясе буенча, ул 2014 елда оештырылган җинаять төркеме әгъзалары Кириллов белән Шәйхетдиновтан 300 мең сум акча һәм 200 мең сумлык төзелеш материалы (фанера) таләп иткән.

Элеккеге җитәкчегә карата җинаять эше 27 августта кузгатылган. Тикшерүче Җәләловны 27 октябрьгә кадәр сак астына алуны сорады.

Җәләловның яклаучысы Марат Җәләев бу эшкә республика Прездиенты Рәхмәт хаты, Татарстынның элеккеге эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровның Рәхмәт хаты, Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының мактау тактасына кертелү таныклыгы һәм башка грамоталар белән Рәхмәт хатларын да теркәүне сорады. Шулай ук 20дән артык бүләк, шул исәптән хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен.

Шулай ук адвокат Җәләловка җәза билгеләгәндә ике нәни баласы һәм инвалид ата-аналары булуын да исәпкә алуны, өй арестында калдыруны сорады.

Җәләлов үзе хәзер Кириллов белән Шәйхетдиновны 20дән артык җинаятьтә, шулай ук җинаятьчелек берлеге оештыруда шикләнеләләр диде. Җәләлов фикеренчә, җинаять эше фигурантлары аңа үч итү өчен шикаять язганнар.

intertat.tatar

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий