Кан басымын дарусыз төшерүнең төп 4 ысулы

-- Лэйсирэ

Чиратым җиткәнне көтеп, терапевт кабинеты янында утырам беркөнне. Ябылып бет­мәгән ишектән табиб та, яр­дәм өмет итеп килгән кеше дә күренеп тора. Менә табиб авыруның кан басымын үл­чәргә җыена: кулына, күлмәк өстеннән генә, манжетны кидереп куйды. Тонометр төймәсенә басты да, нәтиҗә килеп чыккан арада, авыруга сораулар бирә башлады. Тегесе җавап биреп утыра. “У-у, Сезнең артериаль басымыгыз күтәрелгән!” – дип, табиб аңа дару язып бирде.

Кан басымын үлчәгәндә, бе­ләк ялангач булырга тиеш, сөй­ләшергә дә ярамый, дип ишет­кәнем бар иде. Табиб шуны белми микәнни? Әллә мин ялгышаммы? Теге кешедән соң терапевтка кердем. Минем дә басым югары булып чыкты: 140ка 95. Аптырап киттем. Алдагы көнне дә, иртән дә 125/85 иде бит. “Яңадан үлчәп карыйк әле”, – дим. Җиңне кайтардым, дәшми генә утырам. Гаҗәп: үлчәп бетергәч, таблода иртәнге саннарым килеп чыкты. “Беренче кат үлчәгәндә, борчылып утыргансыздыр”, – ди табиб. Сүз көрәштереп тормадым, рәх­мәт әйтеп чыгып киттем. Үзеңнең артериаль кан басымы нинди икәнне белеп тору кирәк шул. Юкса, басымны төшерәм дип, дарулар эчәргә тотынган булыр идем әле.

“Артериаль басым (кыскартып, АБ дип атыйк) югары булганны без күп очракта сизмибез дә, – дип еш кабатлый танылган табиб, профессор Елена Малышева. – Кеше үзен әйбәт хис итә, басымны үлчәп карарга башына да килми. Ә бит югары АБ – инсульт һәм инфаркт булу куркынычын берничә тапкыр арттыручы күрсәткеч”. Үзләренең кан басымы югары булганны белеп яшәүчеләр, йө­рәкләренә һәм кан тамырларына көч килмәсен өчен, басымны төшерә торган даруны даими эчә, әлбәттә. Ләкин дару кул астында булмаган очракта нишләргә? Басымны дарусыз да төшереп була икән.

1. АБны дөрес итеп үлчәргә. Үлчәгәндә җибәрелгән хаталар нәтиҗәне 70 берәмлеккә кадәр арттырырга мөмкин:

– әгәр басымны кием аркылы үлчәсәгез, җитмәсә ул калын да булса, тонометр терекөмеш бага­насының (т.б.) 40 миллиметрына кадәр арттырып күрсәтәчәк;
– манжет кигән кулыгыз өстәл өстендә ятмыйча салынып торса, т.б. 10 миллиметры өстәлә;
– үлчәгәндә, гәүдәгезне катырып, киеренке халәттә утырсагыз – плюс т.б. 10 миллиметры;
– сөйләшсәгез – плюс 15 мм;
– аякны аякка атландырып утыру 8 миллиметрны өсти, чөн­ки аякларда кан йөреше бозыла;
– манжет терсәк бөгеле­шен­нән 2-3 см өстәрәк булырга һәм бик кысып тормаска тиеш;
– басымны сидек куыгы тулган һәм бәдрәфкә барасы килгән вакытта үлчәсәгез, таблодагы күр­сәткеч т.б. 15 миллиметрына ар­тык булачак.

Тонометр манжетын ки­гән­дә, уңайлы итеп утырыгыз, мус­кулларыгызны йомшатыгыз да берничә минут көтегез. Аннары үлчи башларга да була. Шушыларны истә тотып, дөрес үлчәнгән АБ нормадан әллә ни артык та булмаска мөмкин.

2. Җылы ваннага (тик кайнар түгел!) керергә. Җылы суда кан тамырлары киңәя һәм АБ якынча т.б. 10 – 15 миллиметрына төшә.

3. Тиз-тиз атлап йөреп ки­лергә. Кызу йөрү кан басымын 10-20 миллиметрга төшерә.

4. Организмны кислородтан мәхрүм итәргә. АБны тө­ше­рү өчен, биек тауга ук менәргә кирәкмәс, әлбәттә. Кислород кытлыгын (гипоксия) тигез җирдә дә тоярга була. Гипоксикатор дип аталучы махсус приборны беркем дә үзе белән йөртмидер, мөгаен. Ә менә целлофан яки кәгазь пакет яныгызда булмый калмас. Авыз-борынны капларлык итеп, пакетны битегезгә куегыз да сулышыгызны пакет эченә чыгарыгыз. Аннары пакеттагы һаваны сулагыз. Билгеле булганча, сулап чыгарган һавада углекислый газ күп. Ки­редән шул һаваны сулагач, углекислый газ кан тамырларын ки­ңәй­тә. Артериаль басым кими.

Фәния Фәизова, Ватаным Татарстан

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий