Яшь чагында кем күп кызларның башын әйләндергән, Ходай шуларга кыз бала бирә диләр бит. Хактыр. Көзне ямьсез диләр, әмма мин ул сүзләр белән килешмим. Көз җитү белән яшьлек елларым искә төшә. Бигрәк тә университетта укыган егет чаклар. Яңа уку елы яңа хисләр, яңа танышулар алып килә иде. Уку башлану белән яңа кызлар эзли башлый идем.

Ошаткан кызың булу ничектер укыганда да ярдәм итә иде кебек. Тәнәфесләр бергә үтә, өй эшләрен эшләргә булыша, рефератлар бергә языла… Студент чакта берничә җирдә эшләргә туры килгәч, үземнең уку мәсьәләләренә вакытым бик җитеп бетмәде инде, дөресен әйткәндә.

2011 елның 1 сентябре бүген­гедәй хәтердә. Университетта кара чәчле, зәңгәр күзле бер кыз бар иде… Чибәр иде, кыскасы. Мин инде аны ике-өч еллап белә идем. Ул миннән ике курс югары укыды. Шул вакытта дус егеткә: “Эх, шушы кыз белән кулга-кул тотынышып, йолдыз санап утырсаң иде”, – дигәннәрем истә. Ул вакытта кыюлыгым җитеп бетмәде, танышырга хыялланып кына йөрдем.

Һәм менә хыяллар тормышка ашып куйды. Сентябрь линейкасында танышып киттек, номерлар алыштык. Йолдыз санарга чакыру белән, ризалашты ул. Кичен көзге Горький паркы буйлап киттек. Ул вакытта шатлыгымның очы-кырые юк иде. Шуннан сөю башланды, көнләшүчеләр күп иде. Үзе машинада йөргәч, кайчакта кич белән үзе дә минем янга килгәләде.

Шул чакларны искә төшерәм дә, авыр сулап куям. Шундый кызларның да кадерен белмәдек бит. Карлар эрү белән хисләр дә эреп бетә иде.

Менә шуңа яратам мин көзләрне. Хатирәләрне өеп биргәне өчен.

Яшь чагында кем күп кызларның башын әйләндергән, Ходай шуларга кыз бала бирә диләр бит. Хактыр. Миңа да кыз бала бүләк итте Ходай. Әнә, “әттә” дип мине чакырып елый да башлады инде… Киттем әле үзен йоклатырга…

Артур. Казан.

Акчарлак

Бәйле