Татар кызлары миллион отар өчен эротик журналда төшә [фото]

-- Лэйсирэ

Былтыр бу титулны откан Чаллы кызы Лия Ситдыйкова журналның тышлыгында фотосурәтен чыгару хокукына ия дип табылды һәм 1 миллион сум акча отты. Быел конкурста утыз кыз катнаша. Алар арасында Казаннан журналист һәм модель — 21 яшьлек Регина Рекко, Түбән Новгородтан тырнак ясау сервисында эшләүче Әлфирә Исмәгыйлева, Чиләбедән юридик белем алган Регина Хәбировалар бар.

Конкурста катнашу өчен кызлар эротик фотоларын журналга җибәрергә тиеш. Җиңгән кыз журналның тышлыгында чыгу хокукына ия була. Шулай ук аңа акчалата приз да тапшырыла. Былтыр конкурста җиңгән Чаллы кызы Лия 1 миллион сум акча отты.

Кызлар журналга җибәргән фотоларын аккаунтларына да урнаштырган. Аңлашылганча, бу адым аларның кайберләренең танышлары өчен дә гаҗәп булган. «Регина, нәрсәгә инде бу сиңа?» — дип язганнар Регина Хәбировага танышлары. «Модель булам!» — дип җавап биргән кыз, горурланып.

Регина Рекко

Ph Cергей Акимов Mua Наталья Ильина ❤️

Публикация от Регина Рекко (@reginamissvselenaya)

Регина Хәбирова

#изгибы

Публикация от Регина Хабирова (@habirova77)

Әлфирә Исмәгыйлева (Фото — Вконтакте аккаунтыннан)

intertat.tatar

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий