Артык зур булмаган, гадәти генә авылда бер гаилә яши. Заманына күрә менә дигән йорт салып керәләр, ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар, умартасын тоталар. Әлеге үрнәк гаиләнең күрке, куанычы һәм ышанычы булып бердәнбер уллары үсеп җитә. Озын буйлы, таза гәүдәле, типсә тимер өзәрдәй Айрат хуҗалыкта гомере буена механизатор булып тир түккән әтисе Әнвәрне дә, фермада савучы булып эшләгән әнисе Мөслимәне дә бик ярата, хөрмәт итә.

Иң мөһиме: кечкенәдән кул арасына кереп, эш сөючән, ихлас күңелле, итагатьле һәм тыйнак булып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортында белем алып, туган авылына кайта. Әүвәл механик булып эшли, аннары аны баш инженер вазыйфасына күтәрәләр. Менә шулай җай гына, көйле генә бара бу гаиләнең тормышы. Тик бермәлне дөньяларының асты-өскә килә аларның…

Айрат ял көннәрендә үткәрелә торган кичке дискотекаларның берсендә бик чибәр кызны очрата.

– Мин Марина булам, – дип таныштыра үзен күрше авылдан кунакка килгән чая кыз.

– Ә мин – Айрат, бу авылда яшим…

Ике яшь йөрәк арасында шул мизгелдән мәхәббәт ялкыны кабына. Җәйге күктә җемелдәшкән йолдызлар берәм-берәм сүнеп, алсу таң нурлары беленә башлаганчы авыл урамнары буйлап җитәкләшеп, сөйләшә-көлешә йөреп, төннең узганын сизми дә калалар. Кызның мари милләтеннән булуын да, табиблыкка укып йөрүен дә шунда белә Айрат. Марина да егет белән ныклап кызыксына. Иртәгәсен тагын очрашырга сүз куешып хушлаша яшьләр.

Вакыт дигәнең агымсудай ага. Өч ел гомер узып та китә, Марина укуын тәмамлап, эшкә урнаша. Ике яшь йөрәк арасындагы сагынычлы очрашулар белән яңартыла барган мәхәббәт уты тагын да көчәя, ялкынлана, дөрли. Озакламый егет гаилә корып бергә яшәү турында кызга тәкъдим ясый. Марина шатланып риза була. Айрат үз гомерендә беренче, җитди карар кылуы турында әти-әнисенә дә җиткерә… Тик алар киленнең чит милләттән булуын һич өнәми.

– Үзебезнең татар кызлары беткән идеме сиңа? Каныбызны, динебезне бутап, туган-тумачалар, авылдашлар алдында оятка калыр хәлебез юк, миннән фатиха да, бәхиллек тә көтмә! – дип ярсып, үксеп елап җибәрә әнисе. Айрат исә газиз әнкәсен мондый халәттә бер дә күргәне булмаганга, бөтенләй каушап кала, тик үз уеннан кире кайтмый. Әти-әнисенең ризалыгыннан башка сөйгәненә өйләнә. Туй дигәннәре адәм төсле булмый аларның, исем өчен генә үткәрелә.

Туй мәҗлесе узып, бергә яши башлагач, гаиләдә иминлек югала: талашып, ызгышып көн итә башлыйлар. Зәһәрен чәчеп торган каенана да, аз сүзле, кырыс холыклы каенатасы да бер гөнаһсыз киленнәрен, аның чит милләттән булуын искәртеп, түбәнсетә, төрлечә җәберли. Айрат хәләл җефетен яклап берәр сүз эндәште исә, өйдә олы җәнҗал куба.

Бераздан Марина авырга уза. Йөкле булуына карамастан, каенана йортында әүвәлгечә тырышып дөнья көтә: иртә таңнан торып сыер сава, малларны көтүгә куа, кош-корт карый, җәйге эссе кояшта көнозын бакчада эшли. Ишегалды, өй эче, сөекле иренең өс-башы да һәрчак ялт итеп тора. Уйлап карасаң, шундый уңган, сабыр киленнең кадерен белеп, сөенеп кенә яшәргә иде дә бит…

Шулай бервакыт Марина район үзәгенә, хатын-кызлар консультациясенә китә. УЗИда тикшерү үткәннән соң, табиблар аңа: “Сезнең игезәк балаларыгыз туачак”, – ди. Мондый зур шатлыкны тизрәк Айрат белән дә уртаклашасы килә аның, авылга ашкынып, очып дигәндәй кайтып җитә. Өйгә кергәндә барысы да түгәрәк өстәл артына, төшке ашка җыелган була. Куанычы эченә сыймаган Марина сөенче ала. Шулчак каенана кеше ямьсез тавыш белән:

– Мари балалары үрчетеп ятасыбыз юк! – дип бик яман җикеренә башлый.

Моңарчы бар нәрсәгә түзеп яшәгән килен бу кадәрле кимсетүне күтәрә алмый. Телефон аша җәһәт кенә бер якын туганын чакыртып, үзенең бирнә әйберләрен җыеп, машинага төяп, бөтенләйгә кайтып китә. Йорт бусагасын атлап чыкканда ул:

– Мин китәм, ләкин сез соңыннан бик үкенәчәксез!!! – ди.

Марина киткәч, йортта элекке яшәү тәртибе урнаша: күзләреннән очкын чәчеп торган Мөслимә әүвәлгечә һәрнәрсәгә баш була, ире белән улы исә күндәм генә, ару-талу белми эшли бирә.

Беркөнне Мөслимә фермадан бик арыган кыяфәттә кайтып керә. Ашарга да хәле калмыйча, көч-хәл белән генә диванга барып ята.

Тора-бара авыруы көчәйгәннән-көчәя аның.

– Бу ни хәл булды соң әле, – дип авылдагы йөзьяшәр кендек әбисе янына барырга мәҗбүр була ул. Карчык исә аның ни йомыш белән килгәнен алдан сизенеп, сүз башлый:

– Их, Мөслимә кызым, хәлләрегез шәптән түгел сезнең! Уратып сөйли торган гадәтем юк, турысын әйтәм, гаепкә алмассың, дип уйлыйм. Сезнең гаиләгезгә, дөньягызга авырлык киләчәк, чөнки киленегез кире кайтарып була алмаслык бозым салган, – ди ул.

Мөслимә бу сүзләрне ишеткәч, коты алынып:

– Йә Ходай, газиз башкайларыбызның ниләр күрәселәре бар икән?! – дип өзгәләнеп елый башлый.

Көн артыннан көн уза, бичара хатын чиреннән арына алмыйча дөнья куя. Бераздан ире Әнвәр дә, ике-өч көн авырып торганнан соң, сәер генә рәвештә үлеп китә. Шулай итеп, дөньядагы иң газиз кешеләрен – башта әнисен, аннары әтисен җирли Айрат.

Көзге көннәрнең берсендә, иномаркасына утырып, мәрхүм әтисенең үлемен рәсмиләштерү өчен район үзәгенә китә ул. Китеп күпмедер вакыт үтүгә, йортларында янгын чыга. Гүя бензин сибеп ут төрткәннәр диярсең: башта өйне, аннары бер-бер артлы каралты-кураны ялкын телләре ялмап ала. Фаҗига урынына халык җыела, йөзьяшәр кендек әбисе дә ашыгып килеп җитә. Ут-ялкын шулкадәр көчле була ки, хәтта якын да бара алмыйлар, таудай дөньяны карап торып яндыралар. Карчык үзенең иң көчле догаларын укый башлый. Шулчак һәммәсе чатыр-чотыр янган каралты-кура эченнән кемнеңдер ямьсез итеп, шаркылдап көлгәнен, шыңшып елаганын ишетә. Әбекәй догасын тагын да кычкырыбрак укуын дәвам итә. Шулчак җыелган халык моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән, кеше аңына сыймаслык коточкыч күренешнең шаһиты була: баягы көлгән, елаган тавышлар үзәк өзгеч чинауга әверелә һәм дөрләп янган ихата өстеннән тузан, көл, корым катыш утлы өермә булып күккә аша.

– Күрдегезме, балалар, җиргә кара көчләр төшкән иде, иблис мәлгунь үзе булды ул! – дип сөйләнә әбекәй һәм хәлсезләнеп, башы әйләнеп, чайкалып китә. Аны якында гына яткан түгәрәк таш өстенә алып барып утырталар. – Авылыбыз белән янып юкка чыга идек, ләгънәт төшкере, шулай да җиңдем мин аны… Хушыгыз, бәхил булыгыз, оланнар! – дип көч-хәл белән генә әйтә дә, мәңгелеккә күзләрен йома әби.

Шул мәлне сиреналарын кычкыртып, янгын сүндерү машиналары да килеп җитә. Тик ут-ялкын басылган, йорттан, каралты-куралардан хәрабәләр генә торып калган була инде.

Кичке якта район үзәгеннән Айрат та кайтып җитә. Кендек әбисе җан тәслим кылган таш өстенә барып утыра. Акрын гына көзге яңгыр сибәли… Бераздан күрше әбисе Гыйльмениса түти чыга, Айратны үзләренә кунарга алып кереп китә. Гаҗизлектән битараф калган егет өйдәгеләргә игътибар да итмичә, киселгән агачтай, карават өстенә ава. Күзләренә йокы эленми, таңга кадәр керфек тә какмый ята ул: үткән тормышын, кинотасмадагы кебек, күз алдыннан кичерә.

Кешеләр белән ихлас аралашучан, ачык күңелле Айратны башына килгән кайгылар тәмам бөгеп сала: ул боега, беркем белән дә сөйләшми, үз эченә бикләнә. Бер атна дигәндә колхоз белән алыш-бирешне өзеп, авылдан чыгып китә. Өстенә ябырылган афәттән арыну, чиксез хәсрәтен оныту өчен бөтенләйгә Себер тарафларына юл тота.

Киткән көнне Гыйльмениса түти тукталышка кадәр озата бара аны. Көз урталары була, гадәттәгечә, салкын яңгыр туктаусыз пыскаклый, күктә егетнең сагышы төсле кургаштай кара-кучкыл болытлар талгын гына агыла да агыла. Автобус көткән чакта Айрат авыл ягына карап, уйга чумып, сүзсез генә басып тора: “Минем дә гаиләле булып, балалар тәрбияләп, адәмчә яшәргә, бәхетле булырга хакым бар иде бит, фатихаңны ник бирмәдең, әнкәй?.. Нигә-ә-ә???..”

Рәфил Саматов, akcharlak

Бәйле