“Караватым селкенүдән уянып киттем” — Башкортстан, Чиләбе өлкәсендә җир тетри [видео]

-- Лэйсирэ

5 сентябрь иртәсендә Башкортстанның Белорецк, Салават районнарында һәм республика башкаласы Уфа шәһәрендә 5,4 баллдагы магнитудалы җир тетрәү очрагы теркәлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

6 баллга кадәр җиткән җир асты тетрәүләре Башкортстанга килеп җиткәнче йомшарган һәм республикада электр, газ, су белән тәэмин ителешкә зыян килмәгән. Шулай ук зыян күрүче кешеләр дә юк.

Шаһитларның берсе сүзләренчә, тирбәнешне ул төнге сәгать дүртенчедә тойган. “Мин караватым селкенүдән уянып киттем. Курыкмадым. Киенеп урамга чыктым, әмма бу вакытта тирбәнешләр тукталган иде”, — дигән ул агентлыкка.

Башкортстанда соңгы җир тетрәү очрагы 2015 елда булды. Әгәр дә тагын шундый очрак була калса, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе кешеләргә үз йортларында калырга, тәрәзәдән һәм начар беркетелгән әйберләрдән читкә китәргә, идәнгә ятарга һәм башка мендәр каплап, селкенми ятарга киңәш итә.

Чиләбе өлкәсендә дә җир тетри, ул мизгелләрне видеокамералар төшерә.


Фото: https://pixabay.com

Бәйле