«Ноябрьдә миңа 30 туларга тиеш… Ә мин инвалид коляскасында утырам»

-- Лэйсирэ

Ноябрьдә миңа 30 туларга тиеш… Ә мин инвалид коляскасында утырам. Әле моннан берничә ай элек кенә шундый хәлгә төшәрмен дип күз алдына да китермәгән идем.

Мин Вятка буенда урнашкан кечкенә генә бер авылдан. Әти белән әнинең икенче кызлары. Әти белән әни бик үк яхшы хәтерләп тә бетермим инде. Әни мин кечкенә чакта ук үлгән. Яшь вакытында бик эчмәсә дә, соңрак тыела алмый башлаган. Берсендә, әти түзеп тора алмыйча, исерек әнине кыйнып, урамга куып чыгарган. Кыш көне булган бу. Әни ишегалдында туңып үлгән. Шуннан бирле мин әтинең дә кайдалыгын белмим. Ә мине әбием үстерде.

Мин әби янында начар яшәмәдем. Мәктәпне тәмамлагач Казанга укырга киттем. Тулай торакта яшәдем, ятим буларак стипендия алдым, авылдан да ярдәм итеп тордылар. Кая барасым килсә, шунда бардым, модалы кием-салым җыйдым. Дуслар да күбәйде. Соңрак, эш табып, читтән торып укуга күчтем дә, фатирга түләп яши башладым. Дус кызларым үзләренә егет таба алмый интеккәндә, мин егетләрне көн аралаш алыштыра идем. Сүзгә остамын, үзем чая, егетләрне карату авыр түгел иде. Шул егетләр арасыннан берсе аеруча якын булып китте. Мин аңа, ул миңа чынлап торып гашыйк булдык. Икебезгә дә бик рәхәт иде. Кечкенәдән әтисез үскәнгәме, ул миңа әти дә булды (ул миннән 15 яшькә олырак иде), абый да булды, сөйгәнем дә иде. Бар да әйбәт булырга тиеш иде кебек. Ләкин юк, миңа һаман нидер җитмәде. Аны гына яратсам да, барыбер читкә йөрдем. Эштә дә бик күңелле компания иде. Сөйгәнемә әйтеп тә тормыйча төнге клубларга чыгып китә, шашлыкларга бара идем. Бөтен җирдә дә һәрвакыт эчә идек. Дус кызларым миңа һәрвакыт: «Тукта, җитәр, тыел», – дип әйтә килделәр, әмма аларны тыңламадым. Ә менә язмышны тыңларга туры килде… Исерек килеш өченче каттан егылып умыртка баганасын сындырдым, һәм шуның нәтиҗәсендә хәзер аякларым йөрми. Менә инде 5 нче ай билдән түбән берни дә сизмим. Хәзер минем бернәрсәм дә калмады: уку да, эш тә, дуслар да… Ул да китте… Чөнки барысы да – минем кайларда, кемнәр белән, ниләр эшләп йөрүләрем ачыкланды.

Бүгенге көндә мин бернигә дә яраксыз, беркемгә дә кирәкмәгән 29 яшьлек хатын. Барысына да үзем гаепле. Әни аракы эчеп йөргәне өчен бу дөньяда юк, аның сеңлесе дә исерек килеш үлде, мин дә аракы аркасында шушы көнгә төштем. Нәрсә бу? Бер нәселнең буыннан-буынга күчә торган каһәрләнүеме, әллә бүтән берәр нәрсәме?

Идел

Бәйле