Мөнир Рахмаев эротик видеоның бәясен, тарихын, полициягә әйтү-әйтмәвен сөйли

-- Алина

Исегездә булса Мөнир Рахмаев белән бәйле шау-шулы эротик видео таралган иде. Ул аны мошенниклар ясавын, скандал видео өчен 10 мең сум таләп итүләрен әйткән иде. Мөнирнең әлеге вакыйга турында KAZANFIRST сайтында интервьюсы чыкты. Әлеге язмадан тәрҗемә тәкъдим итәбез. 

Татар эстрадасы җырчысы Мөнир Рахмаев әйтүенчә, күптән түгел аңа охшаган кеше белән интернетта таралган видео —  шантаж өчен эшләнгән видеомонтаж. Соңгы арада  социаль челтәрләрдә әлеге видео буенча фикер алышулар бик күп булды.

Эксклюзив интервьюда Мөнир Рахмаев аннан 10 000 сум таләп итүләрен, акча түләмәсә, видеоязманың туганнары һәм дуслары арасында таралачагы белән янаулары турында сөйләде. Әмма Мөнир аларга ышанмый, башкаларны  да мондый провакацион видеоларга ышанмаска өнди.

– Үзегегез белән булган вакыйганы шантаж дип атадыгыз. Социаль челтәрләргә дә шулай дип язып куйгансыз. Ни өчен ?

– Барысыда мин гастрольләрдә йөргәндә булды. Телефоныма ниндидер видео төшерүләре һәм әгәр мин әлеге видеоның туганнарым һәм дусларым арасында таралуын  теләмәсәм, 10 000  сум түләргә кирәклеге турында  хәбәр килеп төште.  Шуңа да мин әлеге вакыйганы шантаж дип атадым. Ниндидер кешеләр  минем исемнән минем туганнарыма  һәм дусларыма монтажланган видео җибәрә башладылар. Чынлыкта әлеге видеоязма—  шантаж өчен эшләнгән видео.

– Монтажланган видео дигәндә нәрсә күзаллыйсыз?

– Видеодан күренгәнчә, ул мин түгел. Үзегез беләсез, хәзер йөзне үзгәртеп, төрле эффектлар белән ясап куя торган махсус программалар бик күп. Мине уйлавымча, кемнеңдер мине уңайсыз хәлдә калдырасы килгән. Минем иҗатымны яратып бетермәүчеләр һәм миңа зыян китерергә теләүче кешеләр җитәрек.  Мине якыннан белүчеләр минем үземнең репутациягә ничек җитди  каравымны һәм ниндидер видео уеннарга гына түгел, хәтта шәхси тормышмны кайгыртырга вакытым юк икәнен бик яхшы беләләр.

–  Шундый гамәлләр эшләргә этәрүче нинди үзенчәлекләр бар сезнең иҗатыгызда?

– Шоу-бизнеснеста һәрвакыт көндәшлек бар. Көндәшлек  иҗатта, концертлар һәм җырларда гына түгел, тамашачы мәхәббәтендә дә. Нәкъ менә тамашачы мәхәббәте аша минем репутациягә  зыян китерергә теләделәр.

Интернетта кайсы гына танылган артистның исемен язып карама, минеке белән охшаш видеоязмалар күрергә була.  Ул видеоларны караганда мин беркайчанда минем белән дә шундый күңелсез вакыйга булыр дип күз алдына да китермәдем. Безнең халык шундый ышанучан. Һәркем дә шантажистлар корбаны була ала. Беребез дә моннан сакланмаган. Мин сәхнә кешесе булгач, минем белән алар аеруча да кызыксынган. Алар мин аларның таләпләрен үтәрмен дип уйлаганнар. Ләкин юк, мин аларга бирелмәдем.

– Әгәр шул вакыйга булган көнгә кире кайтсак, монтажланган видеоның нинди тавыш чыгарачагын белеп, сез 10 000 сум бирер идегезме? Бәлки чыннан да аларга акчаны бирергә кирәк булгандыр?

–  Нигә миңа аларга акча бирергә? Мин гаделлек яклы. Ялган белән эш иткән кешеләргә мин акча бирергә әзер түгел. Андый акча каеручыларга акча түләргә ярамый. Юк, мин аларга 1 сум да бирмәс идем.

Әгәр сүз хәйриячелек турында бара икән, миңа 15 000 һәм 20 000 дә жәл түгел. Ләкин, тагы бер кабатлап әйтәм мин ялган, шантаж белән эш итүчеләргә акча бирергә әзер түгел. Аларга акча биргәнче мин мохтаҗларга, авыру балаларга ярдәм итәм.

– Ялган белән шантажлап акча таләп иттеләр  дип полициягә гариза язар идегезме?

– Әлегә язмадым, тик якын арада язырга уйлыйм. Видео белән янап акча таләп итүчеләрне табыр өчен барысын да эшлиячәкмен.

– Әлеге вакыйганы танышларыгыз, туганнарыгыз, дусларыгыз ничек кабул итте?         

– Әлбәттә алар миңа терәк булды.  Ә миңа начарлык теләүчеләр, киресенчә шатланды.

«Татарская якудза» — телеграм-каналы Мөнир турында эротик видеоны әле дә саклый.

 

Бәйле