Түбән Камада серле рәвештә 34 яшьлек ир югала [видео]

-- Лэйсирэ

4 сентябрь Түбән Камада Булат Нигъмәтуллин югалган. NTR-24 сайты язуынча, 34 яшьлек ир-атның эшләп торучы, ишекләре ачык калган машинасын Лесная урамындагы стоянкадан хезмәттәшләре табып ала. Ә Булат үзе суга төшкәндәй серле рәвештә юкка чыга.

Дүртесеннән бирле элемтәгә чыкмаган ир-атны туганнары, дуслары, төзелеш оешмасында бергә эшләгән хезмәттәшләре һәм полиция эзли.

Өйдә дә, эштә дә күренмәгән гаилә башлыгының хатыны, балалары бар. Дуслары сүзләренчә, ир-ат эчеп йөрүчеләрдән түгел. Югалган көнне Булат Нигъмәтуллинның машинада телефон һәм документлары да калган. Эзләү дәвам итә.

Фото: ntr-24.ru

Бәйле