Ялгызы инвалид бала үстерүче ана: «Башта кырын карашлар күп иде» [видео]

-- Лэйсирэ

Казанда инвалид балалар үстерүче әниләр шәһәрдә уңайлы мохит булмауга зарлана. Мөмкилекләре чикләнгән балаларга коррекцион мәктәпкә караганда гади мәктәптә уку уңайлырак ди алар.

10 яшьлек Тимур вакытыннан алда туа, тугач та аны ясалма сулыш аппаратына куялар. Күзенә берничә опереция кичерә, 2008 елда аңа ДЦП диагнозы куялар. Тимурны әнисе ялгызы үстерә. Дәвалану өчен акча бик күп кирәк. Дәүләттән ярдәм җитеп бетми, ди Тимурның әнисе Светлана Фазлыева.

«Инвалид баланы караган өчен айга 5500 сум күләмендә пособие алам. Дәвалану өчен акча бик күп китә. Дәүләт ярдәме белән без бушка елга ике тапкыр гына дәвалана алабыз. Шифаханәләрдә, хастәханәләрдә бушка дәвалану өчен өчәр ел чират көтәргә кирәк. Безгә даими дәваланып тору мөһим. Шәхси хастәханәләрдә дәвалану өчен 50 меңнән алып 80 меңгә кадәр акча кирәк. Аңлавыгызча, миндә андый акчалар юк, шуңа хәйрия фондларына мөрәҗәгать итәм. Алардан башка белмим нишләр идек», ди Тимурның әнисе.

«Гади мәктәптә укысак та, улым гадәти бала түгел. Кызганычка каршы Тимур йөри алмый һәм күрми. Үзенең авыруларына карамастан без бик актив яшәү рәвеше алып барабыз. Вокал белән шөгыльләнәбез, хәйрия концертларында, төрле конкурсларда катнашабыз», дип сүзен дәвам итте Светлана Фазлыева.

Уңайлыклар булмаганлыктан, бала белән урамга чыгу кыенлык тудыра икән. Без биш катлы йортның икенче этажында торабыз. Урамга чыгу елдан-ел авырая. «Уңайлы мохит» («Доступная среда») програмы кысаларында безнең йорт алдына пандус куярлар дип өметләндек. Тик безгә әле дә чират җитмәде. Социаль яклауга мөрәҗәгать иткәч, әлеге програм бетте диделәр. Хәлдән килгәндә баланы үзем күтәреп төшерәм, күтәреп менгерәм”, диде Светлана ханым.

Тимур төрле чараларда катнашкач, халык аны белә, таный ди Светлана ханым. «Баштарак улымны концертларга алып килгәч, кырын карашлар күп иде, әмма аның сәхнәдә чыгыш ясавын күргәч халыкның фикере үзгәрә кебек. Алар көчле итеп алкышлыйлар, аңа сокланып карыйлар, җылы итеп кабул итәләр», ди әни кеше.

Светлана Фазлыева улы Тимур белән

​»Минем әнием рус, ә әтием татар милләтеннән. Шуңа да мин татар телен аңлыйм, ләкин сөйләшмим. Тимур тугач, без әти-әнием һәм әтинең әнисе, минем дәү әнием белән яшәдек. Тимур кечкенәдән татар телен яратты. Дәү әни аның белән гел татарча сөйләшә иде. Тимур белән бергә татарча тапшырулар карадылар. Татарча аңламаган сүзләр булса, дәү әнием барысын да аңлатып барды. Тимур TMTV татар музыкаль телеканалын бик яратып карый. Җырлар тыңлаганда, клиплар караганда дәү әни җырның исемен һәм кем җырлаганын әйтеп бара иде. Ул җырларны да шулай өйрәнде. Кызганыч, дәү әниебез узган елны безнең арадан китте. Безнең өчен бу зур югалту булды. Тимур хәтта ике ай җырламады. Чөнки өйдә дәү әнигә гел җырлый, концерт оештыра иде. Тимур җырлый, ә дәү әни үзе елый, үзе сөенә иде», диде Тимурның әнисе улының татарча сөйләп үзенең белмәвенең сәбәбен аңлатып.

Светлана ханым, тормыштан зарланмый. «Минем өчен иң зур бәхет – улымның елмаюын күрү һәм аның уңышларына сөенү», ди ул.

Рузанна Жаворонкова улы Владимирга да тугач ДЦП диагнозы куялар һәм баланың беркайчан да йөри алмыячагын әйтәләр.

«Хәзер Владимирга 9 яшь. Бәхеткә ул йөри башлады. Әлбәттә улым күп әйберләрне үзе эшли алмый, сөйләшми. Шуңа да без коррекцион мәктәптә укыйбыз. Әмма баланы өйдә укытырга туры килә. Чөнки мәктәпләрдә авыру балалар өчен тиешле шартлар, мисал өчен лифт һәм башка җайланмалар җитеп бетми», ди ана.

Рузанна Жаворонкова улы Владимир белән

«Элегерәк кырын карашлар аркасында бала белән төрле җирләргә йөрү кыенлык тудыра иде. Хәзер халык дөньяда гадәти булмаган балалар барлыгын аңлый, уңай кабул итәләр. Бала белән төрле чараларга йөрергә тырышабыз, чөнки Володя музыка ярата, бигрәк тә балаларның чыгышлары анда уңай эмоцияләр уята» дип сөйләде Рузанна ханым.

Рузанна Жаворонкова дәүләттән ярдәм җитәрлек дип саный. Чөнки хәзер күп кенә түләүле хастәханәләрдә дә авыру балаларны бушка дәвалый башлаганнар.

Владимирның әнисенең иң зур хыялы – балаларны тулы тормышта күрү: «Баламны киләчәктә бәхетле һәм тулы тормышта күрәсем килә. Һәм мин моңа чын күңелдән ышанам», диде ул.

2 сентябрь Светлана һәм Тимур Фазлыевлар Казанның Урицкий паркында «Зәкәт» хәйрия фонды һәм «Игелекле Казан» оешмасы үткәргән «Йөрәкле шәһәр – Сердца города» дип исемләнгән инклюзив гаилә фестивалендә катнаштылар. Фестиваль мөмкинлекләре чикләнгән балаларга багышланды. Рузанна Жаворонкова улы Владимир белән фестивальгә тамашачы буларак килгән.

Тимур Фазлыев концертта чыгыш ясый

Чара әти-әниләр өчен оештырылган мастер-класстан башланып китте. Оештыручылар мондый чараларның әһәмиятен, мөмкинлекләре чикләнгән балалы гаиләләрне бергә җыюның кирәкләге турында әйтте.

Хәйрия фестиваленең икенче өлеше мөмкинлекләре чикләнгән балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәтте. Концертта Тимур ике җыр башкарды. Татар телендә «Яшәр идем» дигән җыр, ә «Аллилуйя» дигән җырны рус һәм гарәп телләрендә җырлады. Оештыручылар әйтүенчә мондый концертларның төп максаты: гади булмаган балаларның сәләтен ачу, аларның шәхес буларак үсешенә ярдәм итү.

Концерт «Э-моция» инклюзив студиясе күрсәткән тамаша белән тәмамланды.

Бәйле