Гөлнара Габидуллина тамашачысына нинди бүләк ясаячагын һәм ни өчен утыздан соң гына кияүгә чыгуын сөйли

-- Лэйсирэ

Татар эстрадасы артисты Гөлнара Габидуллина ярат­кан тамашачысына бүләк ясарга җыена. Үзе­нең 20 еллык эшчән­ле­генә нәти­җә ясап, Татар дәү­ләт фи­лармониясендә 3 ок­тябрь­дә концерт куя. Әле­гә җырчының шушы чарага әзерләнеп йөргән чагы. Гөлнара “Ватаным Татарстан” газетасы оештырган бер генә хәй­рия чарасын да калдырмый. Җырчы булуы өстенә, Казан уртасында үз йорты белән яшәп ятучы уңган хуҗа­бикә, тырыш хатын, кадерле әни дә.

– Иң әүвәл музыкаль белемне Мамадышта алдым. Әти-әнием, өйләнеш­кәч, Казахстанга күченеп китә. Мин – шунда туган бала. Кечкенә­дән җырларга яратканмын. Әле дә үтүк шнурын микрофон иткәнем исемдә. Бер дә аптырап тормадым. Багана башына менеп тә җырладым. Аннан чыгып торучы кадакны боргалып йөртә торган идем. Үземчә аны радио иттем. Уңга борам да Алла Пугачева булып җыр сузам, сулга җибәреп, Леонтьев тавышын чыгарам. 14 яшемә кадәр әнә шулай хыялландым. Бары тик Мамадышка кайткач кына музыка белән кешечә шө­гыльләнә башладым, – дип искә ала Гөлнара. Аның җырлаганын ишеткән булсам да, баянда уйнаганын күргәнем юк иде әле. Әтисе ягыннан бабасының сәләте күчкән икән.

– Баштарак табиб буласым килгән иде. Әмма җыр­лау теләгем җиңеп чыкты. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогика институ­тының музыка факультетына, баян классына укыр­га кердем. Әлфия Җаб­барова җи­тәк­челегендәге “Хыял” хорына йөри башладым. Заманында без күп кенә чит илләрдә булып, дөнья күреп кайттык. Италия, Финляндия шәһәрлә­рендә үткәрелгән бәйгеләр­дә лауреат булдык. Бу хордан бик күп җырчылар чыкты. Рөстәм Закиров, Закир Шаһбан, Айгөл Бариева, “Фәридә–Алсу” дуэты, Ләй­сән Гыймаева… Әмма мин үзем­не зур сәхнәгә алып чыкканы өчен Татарстанның атказанган артисты ИлСафка рәхмәтле. Кулга диплом алгач, мин Казанның 16 нчы гимназиясенә эшкә урнашкан идем. Шунда эшләгәндә бер танышым, ИлСаф бэк-вокалист эзли икән, дигән хәбәр җиткерде. Без очраштык, таныштык. Аның белән өч ел эшәдем. ИлСаф – бик таләпчән кеше. Бөтен эшен җиренә җиткереп эшли. Синнән дә шуны сорый. Әнә шул вакытта мин зур мәктәп уздым. Аннан соң әкрен ге­нә үземә юл ярдым. Төрле концертларда катнаша башладым, – ди Гөлнара Габидуллина. Үзенең эстрадага килеп кергән вакытларын аеруча яратып искә төшерә ул.

– Ул вакытта мондый көн­дәшлек юк иде әле. Хәер, әгәр сәхнәдә үз урыныңны таба­сың икән, бернинди көндәш­ләр дә комачаулый ал­мый. Мин бу очракта гел Ришат Төхфәтуллинны мисал итеп китерәм. Талантың ургылып торса, сиңа бернинди кир­тәләр дә каршылык тудырмый. Эстрадада мин көндәш­ләр күрмим. Җырчылар бе­лән конфликтка кереп йөрмим. Гомумән, үземне тыныч кеше дип саныйм. Иң мөһиме – иҗа­тымны халык яратсын, – ди ул. Үзен сәхнәгә “Балам” җыры алып чыкты дип саный Гөлнара. Бер көнлек җырлар белән генә еракка китеп булмый икәнен яшерми ул. Әмма репертуарда андыйлар да кирәк, ди.

– Мине күбрәк урта яшьтәге кешеләр тыңлый. Яшьләр өчен башкача формат кирәк. Сәхнәдә зәвыклы киенеп, итагатьле итеп басып торуны әйбәт дип саныйм. Әмма заманнан да калышып булмый. Шуңа күрә әзрәк селкетә, биетә торган җыр­лар да сайлый башладым. Мин аларны бер көн­лек дип атыйм. Тамашачы шундыйларны да җылы кабул итә. Хәер, андый җыр­ларның күбесе, киресенчә, озак еллар җырлана да әле. Кыскасы, халыкның зәвыгын белеп бетереп булмый. Хәзер сайлау мөмкинлеге бар бит. Тамашачы кем концертына барасы килә, шуны сайлап ала. Үз концертыма килгәндә исә, анда күп кенә танылган җырчылар да катнашачак. Зөфәр Хәйретдинов, ИлСаф һ.б. бик күп иҗатташ дусларым киләчәк, – ди Гөл­нара.

Җырчының шәһәр үзә­гендә үз йорты белән яшә­вен әйтеп узган идек. 2009 елда гаилә корган Мортазиннар (иренең фамилиясе) өчен ул йорт бик кадерле. Аны ире Тәүфыйк белән аның бертуган абыйсы тө­зегән. Ә Гөлнара шул матур йортка җылылык биреп тора.

– Иремне озак көттем. Кияүгә утыз яшьтән соң гына чыгып, кызым Әминәне 35тә таптым. Соңлап тапкан бәхетем кадерле миңа. Шу­ңа да күбрәк үземне гаиләгә багышлыйм. Гел тәмле ризыклар пешерәм, иремне сыйлыйм. Ул да миңа һәрчак ярдәм итеп тора. Көнләш­мә­ве, сабыр булуы белән үзенә каратты да инде. Җырчыга иренең аңлавы бик кирәк. Мин аңа бик рәхмәтле. Кызым да җырларга ярата. Матур итеп бии дә. Минем белән хәйрия чараларына да йөри. Ул миңа караганда кыюрак, чаярак. Заманасына күрәдер инде. Кешеләр белән уртак телне тиз таба, – ди Гөлнара. – Ике якта да әти-әниләребез исән-сау. Ике энем бар. Илдар, гаилә корып, Болгарда яши. Ә менә Айдар, ни кызганыч, сәламәтлеген югалтты. Хез­мәт вазифасын башкарганда җәрәхәт алды. Башына пуля тиеп, хәзер ишетми дә, йөри дә алмый. Әмма сөй­ләшә, башы бик әйбәт эшли. Бөтен гаиләбезгә юридик яктан ярдәм итеп тора. Шуңа да мин физик мөмкинлеге чикле кешеләргә җырым белән булса да ярдәм итәргә тырышам. Кайбер концертларга бармый калсам, уңай­сыз булып китә. Иң мөһиме, балаларыбыз исән-сау, газиз кешеләребез янәшә­бездә булсын дип телим.

Гөлгенә ШИҺАПОВА, Ватаным Татарстан

Бәйле