«Гомерем буе апамны кызганып яшәдем» [хат]

-- Лэйсирэ

Каенана сөйли: «Апаны, чөгендер чүбе утаганда, бер белмәгән Матак егете ат арбасына салып урлап киткән. Икенче көнне мин, япь-яшь кыз, җәяү 20 чакрым юл үтеп, апаны эзләп таптым. Бик иске йортта апа ялгызы гына утыра иде. өй эчендә җиһаздан бернәрсә юк. “Апа, — дидем. — Мин сине алырга килдем. әни кушты. әйдә, кире кайтыйк”.

— Әй, аппагым, — диде ул. — Кире кайтырга соң инде. Болар хәерче икән дип борчылма. Акча табыла ул. Икебез дә эшләрбез. Менә күрерсең, бик әйбәт яшәрбез әле.

Сугыштан соңгы еллар бу. Җизни дигән кеше яраланып кайткан. Бер килүендә миңа шырпы тартмасы тоттырды. Ачсам, кап тулы вак-вак сөякләр. Моның кулында гангрена башланып, кул чукларының сөякләре череп сынып төшә икән. Кистеләр аның бер кулын, аннан бер аягын кистеләр.

Апага тормышны берүзенә тартырга калды. Тырышты, тырмашты. Ике ир бала табып, укытты, тормыш юлына чыгарга ярдәм итте. Йорт та салдылар бер кулсыз, бер аяксыз ире белән. Абзар тутырып мал да асрадылар.

Мин апаны гомерем буе кызганып яшәдем. “И-и, — дия идем эчтән генә. — Теге вакытта нигә көчләп алып кайтып китмәдем икән? Бу кадәр авырлык күрмәгән булыр иде…” үзе нәрсә уйлагандыр, беркайчан сорарга базмадым.

Алмазия ГАТИНА. Казан.

Татарстан яшьләре

Фото: https://pixabay.com

Бәйле