Чиләбедә җир тетрәүне нигә алдан хәбәр итмәгәннәр?

-- Алина

5 нче сентябрьгә каршы төндә Урал халкы җир асты бәрелешләреннән уянып китә. Кешеләрне җир тетрәү уята. Чиләбе халкы сөйләвенчә, алар 11 көчле бәрелеш кичерә. Җир тетрәвен  Свердловск өлкәсенең көньягында яшәүчеләр дә сизә. Урал халкы өчен җир тетрәү сирәк күренеш. Шуңа да алар  моңа әзер булмый. Халык ни өчен  аларны алдан кисәтеп куймаулары белән кызыксына.

Көн дәвамында диспетчырлык хезмәтенә   җирле халыктан хәбәрләр килеп тора. Алар стеналарның җиңелчә шартлау, ярылулары, йортларга зыян килүе турында хәбәр итә. Җир тетрәү вакытында  шәһәр хастәханәсендә стена ярыла.  Авыруларны шунда ук эвакуациялиләр. Рәсми мәгълүматларга караганда үлүчеләр юк. Җир тетрәүнең сейсмик активлыгы 5,6 баллга бәяләнә. Махсус комиссия тикшеренүләренә караганда,  әлеге табигать күренешеннән һәр өченче бина зыян күрә.

“Минем эш кабинетымда  шкаф киштәләре белән бергә китаплар, сувенирлар ишелеп төшкән иде. Түшәм  һәм  стеналар да зыян күргән.  5 нче сентябрь көнне , 4:00 сәгаттә  шәһәр башлыгына сигнализация эшли башлауга бүтән бинага күчәргә туры килде” , дип язып куйган Катав- Ивановск депутатлар советы рәисе  Галина Федосеева үзенең социаль челтәрдәге битенә.

Мәгълүмат URA.RU сайтыннан алынды.

Бәйле