Айгөл Бариева иң газиз кешесенә багышлап елата торган шигырь укый [видео]

-- Лэйсирэ

Айгөл Бариева Инстаграмында елата торган хисле видео урнаштырган. Анда ул халык шагыйре Әнгам Атнабаевның «Әнкәемә…» дигән шигырен укый. «Бу шигырьне яздырырга авыр иде… Артык гаеп итмәссез… Иң кадерле, иң газиз кешеләребезгә багышлана… Әнкәйләргә озын гомер телик» дип яза видео астында җырчы.

Исегезгә төшерәбез, быел Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулды. Аның шигырьләре бүгенге көндә дә актуальлеген җуймый.

Әнгам Атнабаев 1928 елның 23 февралендә Башкортстанның Тәтешле районының Күрдем авылында туган. Атасы Касыйм сугыш яланында ятып калган. Мәрзия апа кулында җиде бала торып кала. Аларның иң зурысы Әнгам була. Күрдемдә 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Атнабаев Казанга барып, Казан педагогика институтына укырга керә. Укып кайткач, Аксәет авылы мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли башлый. Мәктәп аның җитәкчелегендә нинди генә кичәләр, ярышлар оештырмый. Кайда гына катнашса да, дипломнар, алдынгы урыннар яулый. Ул матур шигъри дәресләр үткәрә. Укучылар аны Һади Такташка охшата. 1950 елда Ә.Атнабаев Уфага килеп, «Кызыл таң» редакциясендә эшли башлый. 1958 елда Әнгам Атнабаевның «Йөрәк белән сөйләшү» дигән беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә. Алга таба язучының дистәләгән китаплары бер-бер артлы чыгып кына тора. Әнгам Атнабаев милли әдәбиятыбызга бай рухи мирас калдырды. Күбрәк талантлы шагыйрь булып танылса да, оста драматург буларак та үзен ача алды ул. Аның дистәдән артык пьесалары Башкортстан һәм Татарстан театрларында сәхнәләштерелде. Кайбер тамашалар әле дә байтак театрлар репертуарыннан төшми. Уфа дәүләт «Нур» татар театры 80 еллык юбилеена туры китереп, Әнгам Атнабаевның «Игезәкләр» пьесасын сәхнәгә куйды. Әнгам Атнабаев, зур талант иясе булу өстенә, үз халкының сөекле һәм тугры улы да иде. Башкортстанда татарча язу һәм үз әсәрләреңне сәхнәләрдән ана телендә уку хупланмаган элекке елларда да Әнгам Атнабаев бары тик татар телендә генә иҗат итте һәм шигырьләрен дә фәкать татар телендә генә яңгыратты. Үзенчә бер каһарманлык билгесе булды бу.

adiplar.belem

Бәйле