Марат Бәшәров татарча-мишәрчә сөйләп алдагы фильмнарда татарча уйнарга сүз бирде[видео]

-- Алина

5 сентябрь Казан мөселман кинофестивале кысаларында «Мулла» фильмы премьерасы булды.

Анда танылган татар актеры Марат Бәшәров та катнашты. Фильм күрсәтелгәннән соң Марат Бәшәров «Мулла» фильмын карарга килгән тамашачылар белән очрашты. Ул тамашачыларга алдагы фильмнарда татарча уйнарга сүз бирде.

«Миңа Татарстанда татар фильмында төшәргә тәкъдим иткәч, гафу итегез сез дөрес адрес буенча шалтыратмагансыз дигән идем.  Миңа борчылмагыз сез рус телендә уйныячаксыз дип җавап бирделәр. Мин озак уйлап тормадым, сценарийны да укымаган килеш ризалаштым.Ләкин мин Татарстанда эшләргә күптәннән хыяллана идем.  Һәм Ходай миңа Татарстанда шундый яхшы кешеләр белән эшләргә  насыйп итте.  Бүгенге фильмда рус телендә уйнасам да, киләчәктә Алла Боерса үзебезнең туган телдә уйнармын дип ышанып калам» , диде ул.

Бәйле