Янгын сүндерүчеләр коткарырга берничә секунд кала ир-ат 8 каттан сикерә [видео]

-- Лэйсирэ

Cанкт-Петербургта янгын чыккан фатирдагы кеше коткаручылар килергә берничә секундка алдарак сигезенче кат тәрәзәсеннән аска сикергән. Шаһитлар мәрхүмнең соңгы секундларын видеога төшереп торган. 

Янгын иртәнге җиделәр тирәсендә Дунай проспектындагы йортта чыккан. Берничә секунд эчендә ут ике бүлмәле фатирны чолгап алган. Фатир хуҗасы балкон почмагына чыгып баскан.

Коткаручыларның бер төркеме подъездга кереп киткән. Икенче төркем исә баскычтан күтәрелгән. Ләкин алар ир-атны коткарырга өлгермәгән.

“Тукта, тукта” дип кычкырганнар астагы кешеләр. Ләкин пенсионер аларны тыңламаган.

Янгын сүндерүчеләр балконга җитәргә берничә метр калгач, бу ир аска сикергән. Ул каты имгәнгән. Табиблар килгәнче җан биргән.

Коткаручылар янгынны 40 минутта сүндергән. Янган фатирда башка беркемне дә тапмаганнар.


intertat.tatar

Фото: скриншот

Бәйле