”Эш рәтен белә торган, мәгънәле, безнең егет!” — Фәрит Мифтаховның бүген юбилее [фото-видео]

-- Лэйсирэ

Туган ягын, туган халкын, туган телен, моңын яратучылар аның кебек булырга тиеш. Төп эш урыны Казанда булса да, көн буена ул авылдашларының да, туганнарының да, иҗатташ дусларының да янында булырга вакыт таба, көчле ир-атка хас булганча, бик күпләргә булышып, ярдәм кулы сузып яши.

Сүзем милләтенә үрнәк шәхес булып җитешкәнче, ярты гасыр гомер юлы узган Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының IV чакырылыш депутаты, Татарстанның «Булгар» милли хәйрия фонды идарәсенең рәисе, академик, хаҗи, автор –башкаручы Фәрит Фәиз улы Мифтахов турында.

Кем ул? Халкыс сокланырлык нинди эшләр башкарган? Үз милләттәшләренә әйтер сүзе бармы? Фәрит Мифтаховның узган юлын барлап, аны якыннан белгәннәргә, аның эшчәнлеге белән аз таныш булганнарга, иҗатының фанатларына сөйлисем килә.

Ул 1968 елның 7 сентябрендә Нурлат районы Көрнәле Әмзә авылында туган. Авыл тормышын якыннан белүе дә шуннан, күрәсең. Авыл җире белән бәйле балачагын ул бүген дә сагынып: «Мин 6 яшькә кадәр авылда яшәдем, Казанда торганда да, бик еш кайта идем. Балачагым әнием белән бергә печән, утын кайгырту, йорт –җирне карап тоту кебек эшләре белән хәтердә калган. Авыл кешесенең тынгысыз тормышын күреп үскәнгә, миңа бүген дә җир эше чит түгел, җир кадерен белү канга сеңгән,”-дип искә төшерә.

Әнисе Әминә апа Фәритнең кечкенәдән үк белемгә омтылуына, максатчан холкына дөрес юнәлеш биреп тора. Героебызның иң матур балалык, яшүсмер еллары Казан шәһәренең 48 нче мәктәбе белән бәйле. Биредәге укытучылары Хәбирә Хәлиловна, Асия Солтановна пионер Фәритнең активлыгын һәрчак югары бәялиләр, мәктәптә узган һәр чарада катнаштырырга тырышалар. Хәзер дүрт дистәдән артык җыр иҗат иткән автор-башкаручы Фәрит Мифтахов гитараны да тәүге тапкыр мәктәптә укыганда кулларына ала. Фәритнең үҗәтлеге мәктәп елларында ук сизелә. Әнисе яңа квартира алып, мәктәп белән янәшә үк үзләре яшәгән барактан еракка күченгәч тә, Фәрит тәүге кабат белем иленә алып кергән туган мәктәбен ташламый, укуын дәвам итә. Германиянең Ордруф шәһәрендә узган армия еллары аралашучан егетне физик яктан ныгыта гына (әнисенә армия сафларыннан язган хатларын Фәрит Фәизович бүген дә кадерле ядкарь итеп саклый). Ул елларны хәтерләп: «Армия мәктәбе-тормышта чын батырлык мәктәбе ул! Мин аны узуым белән чиксез горурланам”,-дип куя.

Армиядән соң, Фәрит Мәскәү шәһәрендә Заман гуманитар институтын тәмамлый. Тормышның һәр көнендә ниндидер яңалык белүне, дөньяга карашларын киңәйтүне үзмаксат итеп куйган егет В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты каршындагы Россия Федерациясе халык хуҗалыгын оештыру өчен идарә кадрларын яңадан әзерләү уза, соңрак әлеге уку йортының “Юриспруденция” белгечлеге буенча юридик факультетын тәмамлый.

Гади слесарьдан 2000елда оешкан “Болгар -Синтез” ҖЧҖ генераль директоры дигән җаваплы вазыйфага кадәр үскән шәхеснең тормыш юлы да үзенчәлекле һәм күпкырлы. Кайда гына хезмәт куймасын, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруы хакында гомер дәфтәренең ачылган бер бите сөйли. 2005 елда Казан шәһәр Думасы депутаты итеп сайлануы да очраклы гына түгел. Үзе тормышның ачысын-төчесен татып үскән егет берничә югары белем алу белән бергә, шәхси эшмәкәрлек эшен булдырып, башкаларга да хезмәт урыны тәэмин итеп кенә калмый, мохтаҗларга кул сузарга да өлгерә. Аның “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнүе, 2005 елда «Ел җитәкчесе” республика конкурсы лауреаты, “Хәйрия 2008” республика конкурсында җиңүче, 2004 елда “Әнием – Мама” Аналарны һәм балаларны яклауга ярдәмнең Татарстан Республикасы иҗтимагый хәйрия фонды президенты итеп сайлануы, 2004 елда “Алтын йөрәкле кеше” республика конкурсы лауреаты, 2006 елда “Аңлыйбыз һәм ярдәм кулы сузабыз” номинациясендә “Алтын йөрәкле кеше” шәһәр конкурсы лауреаты дигән олы бүләкләргә лаек булу –Ватаны алдында кылган игелекле эшләренең нәтиҗәсе. ”Эш рәтен белә торган, мәгънәле, безнең егет!”-дип сөйләргә яраталар Фәрит Фәизович турында.

Хәйрия эшчәнлеге буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы республика Советы әгъзасы, 2008 елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе итеп сайлангач, ул башкарган эшләрне күдән кичерәм дә, кайбер күренекле сәясәтчеләрнең,депутатларның фикерләренә дә тукталмыйча булдыра алмыйм. 2009 нчы елда Дәүләт Советына депутат итеп сайлангач, айның һәр пәнҗешәмбесендә дистәләгән кешеләрнең ярдәм сорап килгән һәр гозеренә ихластан кайгырту күрсәтә белә ул. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бер чыгышында язма героебызның депутат буларак эшчәнлеге хакында: «Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллинның фикердәшләре рәтенә Фәрит Мифтахов та өстәлде. Халык мәнфәгатьләрен алга куеп эш итүче дупутатларыбызның берсе ул»,-дип югары бәяләп уза.

Фәрит Физовичның депутат эшчәнлеген даими күзәтеп барган кеше буларак, аның күпме кешене кабул итүе хакында сорадым. ”Кешеләр белән эш йөрткәч, күп нәрсәне күңелдә генә сакламыйча, исәптә тотарга да туры килә. Бер ел эчендә генә дә 350 кешене кабул иттем. Ә биш елга күпме –үзегез чамалап карагыз. Бу – Казанда саллы күрсәткеч. Шунысы куанычлы: аллага шөкер, күп кешегә ярдәм итә алдым,”-дигән җавапны ишеткәч, бу милләттәшемә соклануым һәм ихтирамым тагын да артты.

Фәрит Мифтахов ятим балалар йортларында еш була. Аларны азга гына булса да ятимлек ачысыннан оныттырып тору өчен һәрвакыт ярдәм кулы сузарга ашыга. Балалар өчен оештырылган хәйрия чараларына ул эчкерсез, киләчәкне кайгыртып яшәүче олы йөрәкле башка миллттәшләрен дә үзе белән ияртә. Мин аның хәйрияче булып китү сәбәпләре белән кызыксынганым бар.
Фәрит Фәизовичның:” Инвалидлар, ятимнәр белән даими аралашып, күзләрендәге яшәү чаткысын, ихтыяр көчен күрү, аларны шатландыру, яшәргә өмет уята алу, аларның да безнең шикелле үк гадәти кеше икәнлекләрен исбатларга тырышу, аларның дусты була алу – бу бәхет түгелмени?! Мин менә шулай яшим. Минем бу халәтемне ошатып бетермәүчеләр дә бар, әмма мин үз кыйбламнан тайпылмыйм. Кыерсытылганнарга,мохтаҗларга булышу-әнием күңелгә сеңдергән тәрбиянең бер өлеше. Бәрәкәт белән яшәргә кирәк. Аллага шөкер, Аллаһы Тәгалә мине нәфес колы итмәде,”-дигән җавабы әлеге шәхескә карата тирән ихтирам хисләре уята.

”Фәрит соклана торган,игелеклелек үрнәге ул. Башкаларга ярдәм итү-аның яшәешенең аерылгысыз бер өлеше. Фәритнең яшәү принцибы һәртөрле мактауга лаек!”-дип бәяли озак еллар Татарстан прокуроры булган Кафил әфәнде Әмиров.

Фәрит Фәиз улының бервакытта да буш вәгъдәләр бирмәвен раслаучы тагын бер фикер кызыклы.“Мин аның “Әнием-мама”фонды җитәкчесе рәвешендә кылган бихисап күп саваплы гамәлләреннән хәбәрдар. Район, шәһәр тантаналарында, дини бәйрәмнәрдә, сессияләрдә, концертларда һәр сүзен , фикерен күңеленнән уздырып әйтә, буш сүз сөйләми, ул -чын фәйләсуф. Аның дөньядагы төрле кыйтгаларга сибелгән милләттәшләренә, яраткан халкына әйтер үз сүзе бар”,-дип искә төшерә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депуты Ислам Әхмәтҗанов.

Татар халкының узган гасырларда динебезне,милләтебезне саклап калу хакына зур тырышлык куйган ,бүген дә исемнәре халык теленнән төшмәгән данлыклы бертуган Рәмиевләр, Юнысовлар, Хәсәновлар кебек асыл уллары булган. Язмам героен да шул шәхесләр эшен дәвам иттерүче итеп күрүчеләр бар. ”Фәрит Мифтаховны җитәкче итеп кенә түгел, иманлы, намаз әһеле, хаҗи буларак та халык хөрмәт итә. Олысын-кечесен хөрмәтләп, авыруларның хәлен белеп. ярдәм итеп тора. Шәкертләр өчен ”Остазларның кадерен бел, остазларның каберен бел” дигән мәҗлесләр оештыруда ул башлап йөри, ”Саматов”, ”Әтрәч”, ”Мунчәли”, «Максуди”, ”Әхмәтзәки Сафиуллин” укуларына һәрдаим ярдәм итә, үзе дә катнаша, рамазан аенда ифтар, корбан мәҗлесләре оештырып, әҗер ала. Аллаһ ризалыгы өчен, үзе туган нигезендә газиз әнисе истәлегенә салдырган “Әминә”мәчете Фәрит Фәиз улын башка бик күп дин кардәшләребезгә үрнәк итеп куя”,-ди аның хакында Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин.

2007 нче елда Фәрит Мифтаховка ислам динен күтәрү хакына эшләнгән эшләр өчен Русия Мөфтиләр шурасының II дәрәҗә Әл-фахр ордены бирелә. Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәнең хәйриячеләр шурасы рәисе буларак та Фәрид әфәнде киң планда эш алып бара. Бу хакта сүз чыккач: “Диплом бирү, шәкертләр җыеннары, алар өчен уку әсбаплары бастыру, зыялылар белән очрашу кебек һәрбер мәдрәсә вакыйгасында катнашам. Бу уку йорты милләтебезне агарту, берләштерү юнәлешендә эшләүче милли-мәдәни, әхлакый учагыбыз,”-ди Фәрит хаҗи.

Быел Хәйрия эшчәнлеге буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы республика Советы әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе итеп сайлануына да дистә ел тулып киткән. Шул еллар эчендә татар халкы мәнфәгатьләрен яклап, Фәрит Фәизович нинди генә төбәкләрдә булмаган да, кемнәр белән генә аралашмаган?! Милләт язмышы өчен янып-көеп йөрүче шәхес ул!

“Бүген Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында әгъза булып торган иҗтимагый оешмалар саны 500 якын. Бу Русия һәм чит илдә татарларны берләштергән оешмалар. Татарстанның һәрбер районында, Казанда җирлек бүлекчәләре бар. Бөтенрәсәй татар авыллары эшмәкәрләре җыенында, Бөтенрәсәй татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съездында, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында, Бөтенрәсәй күләмендә федераль Сабантуйларда Конгрессның Казан бүлеге эше саллы булырга тиеш,шуның өчен тырышабыз,-ди Фәрит Фәизович. -Яшьләр өчен “Яз гүзәле” конкурсы, олылар белән эшләүгә зур игътибар биргән “Ак яулыклы дәү әни” бәйгесе, 23 февраль, 8 Март, Җиңү көне кебек бәйрәмнәрне зуррак масштабта, бөтен асылын күрсәтеп уздырасы килә,-ди әңгәмәдәшем. Уздырыр да,үз сүзендә тора торган егет ул!

Кешенең чын йөзе туган ягына мөнәсәбәттә чагыла. Фәрит Фәизович, Нурлат якташлык җәмгыятенең рәисе буларак та, ифрат зур эш алып бара. Нурлат районы Күлбай Мораса авылында татар театрының нигез башында торган ”Сәйяр” труппасы җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе Габдулла Кариев музее эшләп килә. Данлыклы якташы турында китаплар бастыру, Кариев белән бәйле төрле чаралар уздыруның да матди ягын күп очракта Фәрит Мифтахов күтәрә. Фәрит Мифтахов аз сөйләп күп эшли торган кеше дә. Талантлы җитәкче, күпкырлы эшчәнлек алып барган шәхес булу өстенә, ул әле чын иҗат кешесе дә. Ул төрле авторлар белән хезмәттәшлектә биш дистәгә якын җыр иҗат иткән, дүрт аудиоҗыентык чыгарган, милләттәшлеребез ТВ каналларында яратып карый торган “Төшләремә кер, Әни!”, ”Әти йөрәге”, ”Көчле бул”, ”Алмагачлар”, ”Бәхет кошы” дигән клиплар төшергән автор –башкаручы да!

Мин аңардан бәхет турында еш сорашам. Аның җавабы һәрчак уйландырырлык була: ”Синең малың балаларыңа кала, аны ничек сарыф итәселәре билгесез, ә менә телең, милләтең өчен керткән эш гасырларга күчә. Бәхет бит ул – кеше белән бергә яшәү, үз ана телеңдә аралашу, иманлы якын дусларың булу, җәмгыятьтә хөрмәт казану. Акча белән күзләр томаланудан Аллаһы тәгалә үзе сакласын!”

Кайберәүләр гомер буе укый, зыялылыкка омтыла, алган белемен башкаларга да файдасы булырдай итеп куллана. Фәрит Мифтахов та шундыйлардан. Ул “Европа-Азия” Халыкара гуманитар академия академигы. Сәясәттә тынычлык, килешеп эшләү, яшәү кебек актуаль проблеманы хәл итүнең кайбер аспектлары хакындагы уйлануларны үз эченә алган ”Рәсәй җәмгыятендә тарихның борылыш этапларындагы этноконфессиональ сәясәт”дигән монографик хезмәт Фәрид әфәнденең галим буларак та җитешкәнлеген күрсәтә түгелме?! Бүгенге көндә әле ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында өченче югары белем ала.

Фәрит Фәизовичны бик күпләрдән аерып тора торган тагын бер кызыклы сыйфаты бар: ул елның ел буена температурасы 4 градустан артмаган Зәңгәр күлдә су коена! “Минем мактанычым — ул физик һәм рухи саулыгым! Ә моңа ирешү өчен мин фитнес залларында да күнегүләр ясыйм, салкын суда да коенам, аракы эчмим, тәмәке тартмыйм, дөрес яшәү рәвеше алып барам,”-ди ул .
Узган тормыш юлын барлап ”Гомерем агышлары” дигән саллы китап та бастырып чыгара. Ул үзен табигать баласы дип саный, нык йөзьяшәр имән агачына соклануы да,көчле булырга омтылудан. Әңгәмә барышында: “Елның кайсы гына фасылын алсак та, урман киңлекләрендә гаиләм белән бергә сәяхәт һәм ял итәргә бик яратам. Кышын барыбыз да чаңгыга баса, язларын кар эреп, беренче умырзаялар күренә башлау белән кызларымны табигатьнең бу серле почмагына алып чыгарга ашыгам. Җәй җиттеме, барыбыз да бергәләп шифалы үләннәр, җиләк җыябыз.Туган якта үскән файдалы үсемлекләр белән балаларны таныштыру да минем вазыйфага керә. Кайчакларда урманда башкалар ташлап калдырган чүп-чарларны да бергәләп җыеп,яндырабыз. Бу яктан караганда , урманда тәрбия бирү вакытлары да була,”-дип елмая. Гаиләсендә хөрмәтле ир,балаларына үрнәк әти, туганнарына ,дусларына чын киңәшче, терәк булган ирнең, җитәкченең, җәмәгать эшлеклесенең эшләгән эшләре, игелекле гамәлләре 380 битле “Гомерем агышлары” китабына гына сыярлык түгел.

Фәрит Фәиз улы Мифтахов ”Игелек чылбыры өзелмәсен!” дигән теләк белән яши.

Фәрит Фәизович! Сезне барлык милләттәшләребез, ватандашларыбыз исеменнән алтын юбилеегыз белән ихлас котлыйбыз. Сезгә һәрчак башкаларга үрнәк булырлык уңышлы эшләр, ныклы исәнлек, иҗатта кайнаган тулы канлы матур тормыш телибез.

Гөлнур Айзетуллова // Tatar-today порталы

Бәйле