Миңтимер Шәймиев Болгарда Татнефть төзегән кыйммәтле Кол Гали кунакханәсен «рекламалый»

-- Алина

6 сентябрь Изге Болгар җирендә урнашкан “Кол Гали” кунакханә комплесында  беренче тапкыр конференция үтә. Кунакхәнә әле рәсми рәвештә ачылмаган, тик ул кунакларны кабул итергә инде әзер. Әлеге комплекс Болгар ислам академиясеннән  берничә чакрым ераклыкта урнашкан. Кунакханәгә  машина белән килгән кунаклар KOL GALI: resort&spa дигән зур капка аша керә.

Форум башланыр алдыннан конференция кунакларын һәм журналистларны дүрт катлы бина белән таныштырдылар. Кунакханәнең сул ягына  монча комплексы, ә алдында зур кояш сәгате тора.  Кояш  сәгате аяз көнне вакытны дөрес күрсәтә.  Кыйммәтле мрамордан  эшләнгән кунакханәнең эче дә кунакларны битараф калдырмый. Монда килгән һәр кеше үзен Гарәп Әмирлекләрендә итеп  хис итә.

Чара Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендә үтте. “Әлеге кунакханәнең спонсорлары Татнефть һәм ТАИФ компанияләре. Әлбәттә әлеге югары класслы кунәкханәне халыкка үзләштерү  җиңел булмаячак. Тик  Болгар ислам дөньясы. Бирегә ел саен меңләгән кунаклар килә. Шуңа да әлеге  кунакханә комплексының үз кунаклары булачак”, диде ул.

Бәйле