Татарстанда 10 тиен 2 миллион сумга сатыла

-- Лэйсирэ

Чаллының бер игъланнар сайтындагы «коллекцияләштерү» бүлегендә кызыклы лот урнаштырылган – 2007 елгы 10 тиен акчаны 1,9 млн сумга саталар, дип яза «Вести КАМАЗа».

Төп-төгәл бәя — 1999000 сум һәм, иң кызыгы, игълан хуҗасы сатулашу мөмкинлеге юк ди. Аның сүзләренчә, акча сирәк очрый торган — магнитлы.

Нумизматлар сайтында мондый акчаның бәясе 200 сумнан артмый диелә. Ләкин Чаллы кешесе 2 миллион сумга бәяләгән үз акчасының уникальлеге нәрсәдә икәнен аңлатып язмаган.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий