Айдар Галимов һәм Алмаз Мирзаянов авыру баланың хыялын тормышка ашыралар

-- Алина

Бу хакта Алмаз Мирзаянов үзенең инстаграм битенә яза.

Куркыныч авырудан дәваланучы Кәримнең хыялы җырчы Айдар Галимов белән кара-каршы утырып сөйләшү була. Баланың хыялын тормышка ашыру максатыннан Алмаз Мрзаянов Айдар Галимов белән элемтәгә чыга.   Җырчы вакыт табып, Кәрим белән күрешә. Кәрим Айдар абыйсы белән сөйләшеп утыра, хәтта аңа үзе кофе да ясап бирә.  Очрашудан соң Кәримнең йөзендә очкыннар күрдек дип яза Алмаз үзенең инстаграм битенә.

Җырчыларның изге гамәлләрен Алмазның  инстаграмын  караучылар бик җылы кабул иткәннәр:

“Файдалы эш эшләгәнсез әле”

“Айдар абый шундый бит ул! Алмаз сез конечно молодец”

“Бу баланы сөендергәнегез өчен, Аллахы Тәгалә иксез-чиксез сөендерсен үзегезне дә”, дип мактаганнар аларны.

 

 

Бәйле