Өйләнгән ир Илсөя Бәдретдинованы икенче хатын итмәкче [видео]

-- Лэйсирэ

Балтач кешесе Илнур инде күптәннән җырчыга күз атып йөри. Моңарчы Илнур концертка хатыны Зөлфия белән килә торган булган. Ул инде күптән, гыйнварда ук Илсөягә кияүгә чыгарга тәкъдим ясап, хатыны, җырчы һәм бу ир үзе — өчәү гаилә булып яшәргә хыялланган иде.

Илнурның бу хыялын әнисе ишеткән. «Мин исән вакытта, берсен генә алып кайтырсың», — дип улына әйткән. Шуңа күрә Илнур бу юлы концертка үзе генә килгән. Һәм ул кабат сәхнәгә чыгып Илсөя Бәдретдиновага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.

«Әнигә сюрприз ясыйсы килә. Концертка Зөлфия белән килергә туры килгән иде. Зөлфия дә, мин дә Илсөяне яраткач, бергә-бергә ничектер яшәрбез дип уйлаган идек. Әни бу сүзне ишеткән. Мин исән вакытта, берсен генә алып кайтырсың, ди. Шуңа күрә мин бүген Зөлфиясез килдем. Мин үзем бик тыйнак, сабыр кеше. Дусларым миннән келәшчәсез сүз дә тартып алып булмый, ди. Менә елга бер тапкыр Илсөянең концертына килгәч, башым китә. Теләсә ни сөйли дип ачулана күрмәгез», — ди гашыйк Илнур.

Илсөя үзе бу көлкеле видеоны инстаграмга куйды. «Балтач бит бу. Таныдыгызмы? Бу бит Илнур», ди язган ул.

Инстачылар исә Илнурны үз итә. «Газаплама инде, кайт», дип Илсөягә киңәш бирәләр.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Балтач бит бууу… Таныдыгызмы? Бу бит Илнур)))) #ильсиябадретдинова#илсоябэдретдинова#татарэстрадасы#татарэстрадасыартистлары#концерт#юбилей##ИБгруппасы#тнв#тнвпланета#болгаррадиосы#татаррадиосы#татаррадиосычаллы#тугантелтелеканалы#уфаконцерт#набережныечелны#сарасадыйковаконцертларзалы#набережныечелныпраздники#концертнабережныечелны#янасезон#күңелкуша

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

intertat.tatar

Бәйле