Чыпчык авылында яшәүче Галия Камалова урамда калудан курка

-- Лэйсирэ

Галия апа Камалованы газета укучыларыбыз хәтерли булыр. Биектау районындагы Чыпчык авылында гомер итә ул. Без аның белән ике ел элек очрашкан идек. Казанда авыл хезмәтчәннәре бәйрәмендә чыгыш ясагач, Татарстан Президентының да, Дәүләт Киңәшчесенең дә, башкаларның да игътибарын җәлеп итә ул. Галия апаны эзләп табып, катлаулы язмышы турында укучыларыбызга бәян иттек. Бу юлы ул үзе ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Биектау районына Таҗик­станнан күченеп кайта Галия апа. Совхозга эшкә керә. Эше җиңел булмый. Башта аңа сыер саварга кушалар. Ул исә машинага утыра һәм “ГАЗ – 51” рулен әйләндерә. 2000 елда тракторга күчеп утыра. “Шулай итеп, 22 ел узып та китте. Лаеклы ялда булсам да, тик утырмыйм. Республика кү­ләмендә ветераннар һәм пенсионерлар арасында уза торган “Балкыш” фести­валендә катнашам. Биш тапкыр лауреат исемен яуладым. Бервакыт минем җыр­ла­вымны республика түрәләре ишетеп, югары бәя­ләде. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әх­мәтов тормыш шартларым турында да кызыксынды, – дип ис­кә ала Галия апа. – Никтер шул чакта каушап калдым. Ә бит мин яши торган йорт бер гасыр элек төзелгән инде. Бу йортта хәтта Тукай да кунып чыккан ди­гән сүзләр бар. Әле бүген дә монда бернинди уңай­лыклар юк. Өйгә су кермәгән. Яз көне су баса. Бәдрәфем дә тышта. Монда яши башлаганнан бирле фа­тир­ның төзекләндерелгәне юк. Мин яшә­гән фатирымның ху­җасы түгел, бары тик теркәлеп кенә торам. Әгәр дөньялар үзгәреп, яңа закон чыкса, урамда калуым да ихтимал. Әнә шуннан куркам. Яклау эзләп, район башлыгына да барган идем. Тик башка ке­шегә керттеләр. Фатирымнан кумаслармы, аны үземнеке итеп рәсмиләштереп буламы икән?”

Бәхет эзләп кайткан идем

Әнә шул сорауга җавап эзләп, без кабат Чыпчык авылына юл тоттык. “Бирегә кайткан елны бер бүлмәле фатир бирделәр. Анда бер көн дә кунмадым. Дөресрәге, керергә дә курыктым. Ул йортта бер кеше үлеп, ун көннән артык яткан иде. Әнә шуңа күңелем тарт­мады. Мин ул фатирны сатып җи­бәрдем. Ә аннары хәзер яши торган ике катлы йортка күчендем. Фатирым беренче катта урнашкан, – дип сөйли Галия апа. – Безгә ияреп, Хәят исемле апа да кайткан иде. Ул да минем белән яши башлады. Миңа бу фатир өчен ордер да бирделәр. Тик ни хикмәт – шуны урладылар бит. Хәтта судка барып раслатырга туры килде. Шө­кер, ордерның минеке икәне дәлил­ләнде. Баштан ниләр генә үтмәде инде. Әмма сынмадым, чит җирдә ничек тә үз урынымны табарга тырышып яшәдем”.

Сатсак, кыйммәткә төшә

Чыпчык җирле үзидарәсе башлыгы Илшат Җиһаншин бе­лән дә күрешеп сөйләштек. “Галия Камалованы хөрмәт итәбез. Фатирын сатканда хосусыйлаштырган булган икән ул. Аннан соң бер әби белән яши башлаган. Баксаң, бу фатир әби­неке булган. Галия апа анда пропискага кергән. Бик әйбәт тордылар. Әмма бу фатирда әбинең улы да теркәлгән булган. Моннан ике-өч ел элек ул да пәйда булды, фатирны хосусыйлаштырмакчы иде. Тик без, Галия апа урамда калмасын дип, бер ел буе судта йөр­дек. Ахырда әби­нең улы пропискадан төште. Галия апа­ның, торыр җирем юк, ярдәм итегез, дип елап торганы әле дә истә. Хәзер ул бу фатирда күпме тели, шуның кадәр яши ала. Аны беркем дә кумый. Фатир башкарма комитетныкы санала”, – ди ул. Галия апа бу фатирны сатып алырга да риза. Әмма аны аукцион аша гына сатып була. “Башка кешеләр дә сатып алырга теләсә, фатирның бәясе артып, квадрат метры базар бәясенә күтәрелергә мөм­кин”, – дип ачык­лык кертә Илшат Җи­һан­шин.

Сатып алам дигәннән, бу хакта Галия апаның үзеннән сораштык. “Акчам әллә ни күп түгел. 2008 елда бу фатирны 140 меңгә бәяләгәннәр иде. Шәхси йортта яшисем килми, фатирлар исә кыйм­мәт. Биектауда бер бүл­мә­лесе миллион сумнан артык тора. Белмим инде, аптыраганнан әйтүем”, – ди ул.

Галия апа көн күрә торган ике катлы, кызыл кирпечтән җит­керелгән бина, чыннан да, искер­гән инде. Өске катта күршеләр яши. Алар тәрәзә­ләрен алыштыр­ган, керү юлы да икенче якта. Галия апаның диварларында исә ярык эзләре бар. Өскә җиме­рел­мәсме дигән шик керә. Өйдә кү­гәрек исен дә сизеп алдык. Җәй булса да, идәне салкын. Шу­ңа кү­рә хуҗабикә газын сүндер­ми. Аны ул үзе керттергән. Ә менә фа­тир башкарма комитетка күч­кән­нән бирле, квартплата язуы килми икән. Шуңа да эче пошып то­ра.

Кулдан килгәнне эшләрбез

Районның милек һәм җир мө­нә­сәбәтләре палатасы җи­тәк­чесе Рәсил Хәбиев тә бу мәсьәләгә ачыклык кертте. “Галия Камалованы торак шартларын яхшыртуга мох­таҗ кеше дип исәпкә куяр идек, ул бит фатирын үзе саткан. Росреестрда аның хосусыйлаштыруда катнашуы турында мәгъ­лү­мат бар. Димәк, аңа бүген яшә­гән фатирында көн күрергә туры килә инде”, – ди ул.
Галия Камалованың үтенечен Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга да җиткердек. Җыр­чы апаны ул да белә булып чыкты. “Бездән нәрсә кирәк, шуны эшләр­без. Җырлавын да яратабыз. Район данын яклаганын да белеп торабыз. Костюмнар тек­терергә булышабыз. Мәс­кәү­дә узган бәйгегә дә җибәрдек. Аны урамда калдырмабыз. Фатирындагы кимчелек­ләрне дә төзәтербез”, – диде ул.

Галия Камалованың проблемасын юрист Роберт Туктаровка да җиткердек. “Әлеге ханымның бу фатирда үлгәнче яшәргә хакы бар. Аннан аны беркем дә чыгара алмый. Ә менә квартплата кил­мәве яхшы түгел. Мөгаен, ул җы­елып килер. Хезмәт урыныннан бирелгән фатирга да түләү кәгазьләре килә. Галия Камалова фатир сатканына биш ел тулып киткәч, районга барып, торак шарт­­ларын яхшырту программасы буенча фатирга чиратка баса ала”, – ди Роберт Туктаров.

Мин хәзер сезнеке

Әлегә Галия апа борчуларын моң белән басарга тырыша. “Моңсу вакытларда гел җырлый идем. Башта бәйрәмнәрдә чыгыш ясадым, хәзер инде республика сәхнәләрендә дә җырлыйм. Әле менә шушы араларда Әлфия Авзалова исемендәге бәйгегә әзер­ләнәм. “Гөлҗамал”ны башкарырмын дип торам”, – ди ул. Берничә җырын туплап, диск та чыгарган Биектау “йолдыз”ы. Хәтта клип төшерергә дә өлгер­гән. Галия Камалованы телевизордан да күр­сәтәләр.

Галия апа – тумышы белән Баш­кортстанның Бүздәк районыннан. Җитмеш яшен тутырса да, әле дә ”тимер ат”ына утырып, ерак юлга үзе чыга икән. “1968 елдан бирле рульдә йөрим. Башта беренче модель “Жигули”га утыр­дым, аннары “алтынчы”да йөрдем. 13 машина алыштырдым инде. Соңгысы – чит илнеке. Машина йөртү бик ошый. Юлда чакта рәхәтләнеп бар борчуымны онытып йөрим. 50 елдан артык шофер бит инде мин. Яңа ка­гыйдәләрне укып тормыйм, юлда йөри-йөри өйрәнәм. Кайчак штраф­лар да килгәли, – ди ул. – Бертуганнарым калмаса да, ел саен Башкортстанга кайтып киләм. Үзем руль тотып, 14 ел буе Та­җикстанга да барып йөрдем. Быел катлаулы операция кичердем. Юлга чыкмыйча торам әле. Әти-әни, туганнарым каберен онытмыйм. Әмма үскән җирем никадәр генә якын булса да, Биектауга ияләндем инде. Үз авылымнан беркая да китәсем килми”.

Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан

Бәйле