ТВдагы игълан аша танышкан парның туй хәбәре бөтенесен шаккаттыра

-- Лэйсирэ

Рәзинә белән Айнур көтмә­гән­дә генә өйләнеште. Күрше кы­зының очрашып йөргән егете бар икәнен белми дә идек. Әллә шуңа күрәме, туй турындагы хәбәр бөтен күрше-күләнне аптырашта калдырды. Ә аларның ничек кавы­шу­ларына хәзер дә гаҗәпләнәләр әле. Татарстанның ике читендә яшәп, телевизордагы йөгерек юлда чыккан игълан аша танышканнар. Күптән түгел генә өч бала үстерүче Рәзинә һәм Айнур Гыйләҗевлар “агач туй”ларын билгеләп узды.

Бүген исә Гыйләҗевлар кебек насыйп ярын эзләүдә арадашчыларга ышанучылар саны кимегән икән. Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру барышында билгеле булганча, гаи­лә төзү кебек җаваплы эштә илдә яшәүчеләр күбрәк үз көченә ышана. Соңгы биш ел эчендә булган үзгәрешләр бу! Сөйгән ярын интернетта яки дуслары, таныш-белеш­ләре аша эзләүчеләр белән беррәт­тән, танышу сайтларына, яучыларга мөрәҗәгать итүчеләр саны да кимегән, ди белгечләр.

Моннан биш ел элек илдә яшәү­че һәр өч кешенең берсе булачак ирен яки хатынын эзләп табуда дуслары ярдәменнән файдаланса, бү­ген андыйлар 20 процент чамасы гына. Ул вакытта: “Ныклы мөнәсә­бәтләрне интернет аша да төзеп була”, – дип фикер йөртүчеләр 22 про­цент тәшкил итсә, хәзер андыйлар – 18 процент. “Лайк”лар куеп кына мәхәббәт уты кабынмавына инанганнар, күрәсең. Белгечләр әйтүенчә, димче хезмәтенә карата кызыксыну да кими. Моннан биш ел элек респондентларның 11 проценты димчегә баруын белдерсә, хәзер сораштыруда катнашучылар­ның 4 проценты гына бу хакта сөйләгән. Соңгы берничә елда кавышу агентлыкларына мөрәҗәгать итүчеләр дә алты тапкыр кимегән, дип фаразлана.

Дус киңәше белән тексәң, күл­мә­гең кысан булмас, ди халык. Моның белән респондентлар да килешкән. Сораштыруда катнашу­чыларның 63 проценты фикеренчә, дуслар начарны киңәш итмәс. Та­ныш-белешләре аша сөйгән ярларын эзләп табучыларның 81 проценты әйтүенчә, бу – гаилә коруның иң яхшы ысулы. Респондентларның яртысы гомерлек мәхәббәтеңне интернет аша эзләп табарга мөм­кин, дип саный. Шул рәвешле гаилә коручыларның 58 проценты үз тәҗрибәсен башкаларга да киңәш иткән.

“Йөгерек юлда чыккан игъланнарны карап утырганда, кияүгә чыгу теләге юк иде. Кызлар белән, әйдә, язып карыйбыз дип, күр­сәтелгән телефон номеры буенча смс-хәбәр җибәрдек. Шулай итеп, аралаша башладык. Айнур тимерне кызуында сукты. Бер атна чамасы телефоннан аралашканнан соң, очрашу билгеләде. Бер бел­мә­гән кеше янына үзем генә барырга курыктым. Кызлар белән киттек. Ярты ел дигәндә өйләнештек тә”, – дип сөйли Рәзинә. Бәхет бит ул – аны эзләп таба белүдә, дип тә өстәде ул.

Башкаладагы кавышу агент­лык­ларының берсенә без дә шалтыраттык. “Безнең мәгълүмат банкында биш меңгә якын анкета сак­лана. Аларның һәркайсының ки­мендә өч фотосы бар. Барлык мәгълүмат тикшерелгән. Без ялган кешеләр белән эшләмибез”, – дип ышандырырга тырышты үзен Ангелина дип таныштырган администратор. Бушлай һәм түләүле хезмәт күрсәтәләр икән. Акча тү­лисең килмәсә, кан­дидат егет­ләрнең фотолары һәм алар турында кыскача гына мәгълү­мат ур­наш­тырылган альбомнан үзеңә оша­ганнарын сайлап аласың да алга таба “мәхәббәт күпере”н үзең саласың. Түләргә әзер булсаң, кандидатларның эш урыныннан белешмәгә кадәр күрсәтергә вәгъ­дә иттеләр. Очрашуны да үзләре билгели. Тик иң элек килешү тө­зер­гә кирәк. Ул ярты елга 25 мең сум тора. “Ә ул вакыт эчендә үземә пар таба алмасам?” – дип кызыксындым Ангелинадан. Ак­чаны кире кайтармаячаклар икән.

Социаль челтәрләрдә чит илдә кияү-кәләшләр эзләп табарга яр­дәм итүче яучылар да бар. Аларның сәхифәләрендә сөйгән ярын эзләү­челәрнең фотосы, исеме, яшәгән иле һәм күпме хезмәт хакы алып эшләве (!) турындагы мәгълүмат кына урнаштырылган. “Калганын очрашу барышында хәбәр итәбез”, – диде яучы Марина. Ай саен ки­мендә ике-өч кешене чит илгә озата икән. Тик озаккамы?

Кем эзли, шул таба, диләрме әле?! Илдә яшәүчеләрнең күбесе насыйп ярын эзләүдә фәкать үз көченә генә ышана. Респондент­ларның өчтән бере: “Бу дусларга яки туганнарга ышанып тапшыра торган эш түгел”, – дигән. Сораштыруда катнашучыларның 54 проценты: “Интернетта юньле кеше утырмый”, – дип саный. Халыкның яртысы исә яучыларга ышанмавын белдергән. Социология фәннәре кандидаты Роберт Сафин әйтүенчә, бүген илдә дә, Татарстанда да өй­ләнешүчеләр санының кимүе кү­зә­телә. “Бу – демографик кризис чорында туган аз санлы буынның гаилә кору яшенә килеп җитүенә бәйле. Сораштыру нәтиҗәсе әнә шуңа бәйле булырга мөмкин. Икенче яктан, өйләнешүчеләрнең яше олыгайганнан-олыгая. Ә аларның үз акыллары да җитәрлек”, – ди белгеч.

Наилә ҖИҺАНШИНА, Татарстан Диния нәзарәтенең Мөс­лимәләр берлеге җитәкчесе, дистә елга якын яучылык бе­лән шөгыльләнә:

– Кәләш-кияү сорап ки­лүчеләр шактый. Барысы да яр таба дип әйтә алмыйм. Без – могҗиза конторасы түгел. Кемнеңдер көтә-кө­тә сабырлыгы бетә, кемгәдер Голливуд артисты кыяфәтендәге кеше, кемгәдер мультимиллионер кирәк. Өчәр ел көткәннән соң насыйбы чыгып кавышучылар бар.

Эльвира Вәлиева, Ватаным Татарстан

Бәйле