Чәйнегегез юшкынланамы?

-- Алина

Һәр хуҗабикә дә чәйнектәге юшкынны бернинди дә фильтрлар  бетерә алмаганын бик яхшы белә. Чәйнектә юышкын башта әз генә булса,  вакыт үтү белән аның катламы калыная. Бу чәйнекнең начар эшли башлавына китерә. Әлбәттә кайбер электр чәйнекләре ватылмаска да мөмкин. Әмма сез чәй эчкәндә үзегезнең чокырыгызда юшкын кисәкләре күрәчәксез. Моны булдырмас өчен чәйнекне даими чистартып торырга кирәк. Без сезгә чәйнектәге юшкыннан чистарту юлларын тәкъдим итәбез.

1 нче ысул: Бер стакан суга 1 чәй кашыгы сода кушып ясалган катнашма салып кайнатырга тәкъдим ителә. 2-3 сәгатьттән соң кайнар су белән чайкап алырга кирәк.
2 нче ысул: Чистартылган бәрәңге кабагын суга салып, 1 сәгать кайнатырга кирәк.

3 нче ысул: Лимон кислотасы яки уксус. Бу очракта кайнатырга кирәкми. Лимон кислотасы яки уксус салып, чәйнекне күпмедер вакытка алып куярга кирәк. Әлеге матдәләр юшкынны эретә. Тик бу ысулны электр чәйнеген чистартканда кулланырга киңәш ителми.

4 нче ысул: Газлы сулар («Кока-Кола», «Спрайт», «Фанта»). Әлеге эчемлекләрне дә чәйнек чистартканда кулланырга мөмкин. Тик кулланыр алдыннан эчемлекнең газын чыгарырга, ә чәйнекне эчемлек белән яртылаш кына тутырырга  киңәш ителә. Эшләү схемасы: суны салабыз, кайнатабыз һәм юабыз.

Югарыда күрсәтелгән ысыулларның кайсысын гына куллансагыз да, чәйнекне яхшылап юарга онытмагыз. Чөнки “химия” калдыклары, лимон кислоталары һ.б. агулану китереп чыгарырга мөмкин. Ә иң яхшысы чәйнектә  берничә тапкыр су кайнатып чистарту.

Бәйле