Авылга төшкәч, хатын, бер урында таптанып, бераз басып торды, чөнки ул төбәп кенә кемгә кайтасын уйламаган иде. Аннары, ашыкмый гына, тирә-ягына карана-карана, урам буйлап атлады. Авыл, кышкы кичнең караңгылыгына чумып, тынлыкта утыра.

Юл читләренә таудай кар өелгән, бүген көндез генә эттергәннәр ахры. Күп йортларда ут юк, капкаларга сукмак та салынмаган, димәк, аларда кеше яшәми. Гөлсем авыл башыннан санаганда бишенче йортка тукталырга булды. Монда элек Сания апа яши иде. Исән микән? Гөлсем белән Айрат читкә чыгып киткәнгә дә хәтсез еллар узды бит. Хатын таныш йортка якынлашты. Алгы якта ут бар, димәк, Сания апа исән-сау. Аның эченә җылы керде.

Шәп-шәп атлап, бәләкәй капка янына килде, аны сак кына этеп ачты да, көрәп куелган тар сукмак буйлап барып, күтәрмәгә менде. Калтыранган куллары белән капшанып, ишек тоткасын эзләде. Шакыгач, чоланда ялт итеп ут кабынды. – Кем бар анда? Таныш тавыш. Гөлсемнең йөрәге дөп-дөп тибәргә тотынды, аркасына тир бәреп чыкты.

Телен чак әйләндереп: – Сания апа, ач! Бу мин – Гөлсем, – диде. – Нинди Гөлсем ул тагын? – Элекке күршең! Эчтән «Әстәгъфирулла!» дигән тавыш ишетелде, келә күтәрелде, ачылып киткән ишек уемында ябык кына гәүдә пәйда булды. Көчле яктылыктан чагылган күзләрен кыса төшеп, хатын аның артыннан эчкә атлады. Керү белән, исәнләшергә дә онытып, танырга тырышкандай, алар бер-берсенә текәлде.

Сания апа бертуктаусыз: «И Гөлсем, Гөлсем!» дип кабатлады. Аннары, исенә килеп, ашыга-кабалана газ плитәсен кабызды, чәйнек утыртты. Хатын күчтәнәчләрен өс­тәлгә алып куйды, әби чынаяклар тезде. Һәркайсы кыштыр-кыштыр килеп, нидер эшләде, тик сүзләре генә ялганмады. «Һаман чибәр, каһәрең». «Бирешкән апа, урамда очраса, билләһи, танымый узып китәр идем». «Ничек кайтырга булган бу, нишләп ялгызы гына?» «Барысын да ачыклап сөйләргәме, юкмы?» «Тәмам шәһәрнекенә әйләнеп беткән, тырнакларына кадәр буяулы».

Аларның уен бүлеп, үзен онытканнарын искә төшергәндәй, чәйнек капкачы шалтырады. Тавыш-тынсыз гына берәр чынаяк чәй эчтеләр. Ниһаять, хатын телгә килде: – Сания апа, мин авылны күреп, йөреп килим әле. – Әстәгъфирулла! Бу вакытта ни күрәсең? Багана башларында утлар да янмый бит. – Ай яктысы бар ич, – дип елмайды Гөлсем, тәрәзәгә ымлап.

Чынлап та, тулып җитмәгән ай калыккан, урамны саран гына яктырта иде. Хатын аякларын чын күннән эшләнгән купшы итекләренә тыкты, чөйдән кыйммәтле матур тунын, мех бүреген алып киде. Аннары, моңсу карашын читкә төбәп, «Сагындым», дип куйды. Озын керфекләрендә яшь тамчылары ялтырады. Аның артыннан ишек ябылды. Тыштан уралып-уралып килеп кергән салкын һава акрын гына таралып юкка чыкты.

«Сагынырсың шул. – Сания карчык иреннәрен ачулы кыймылдатып куйды. – Шулай да ояты бетмәгән икән әле моның, көндез кеше күзенә күренәсе була бит». …Ул вакытларда булган хәлләрне яхшы хәтерли әле Сания. Халык арасында күп сүз йөрде: кемдер гаҗәпләнде, күпләр каһәрләде, яклаучылар да табылды. Шулай да барысы да бер нәтиҗәгә килде: болай эшләү – зур гөнаһ. Күршедәге буш йортны яңа гына өйләнешкән яшь пар сатып алгач, Сания бик сөенде.

Йортның яңа хуҗасы Равилне якыннан белмәсә дә, уңган, акыллы дип сөйләгәннәрен ишетеп белә. Күрше районнан килен булып төшкән кәләше Гөлсем бик чибәр иде. Сания аңа сокланып карап торды. Яшьләр матур итеп яшәп китте. Равил – һөнәре буенча эретеп ябыштыручы, эшенә иртүк китә, кичен соң гына кайта. Шулай булса да, ял көннәрендә икәүләшеп ташландык хәлгә килгән каралты-кураны яңарттылар, чүп-чардан арындырдылар, аклыйсын акладылар, буйыйсын буядылар, юасын юдылар. Хәзер дөньялары гөлт итеп тора. Мал да тергезделәр, бакчаларга да ямь керде.

Равил Гөлсемне эшләтмәде. Авыл хатыннарына йортта да эш җитәрлек. Кайтуына тәмле аш пешкән, өй җыештырылган, малларны бергәләшеп карыйлар. Бер-берсе белән телгә килгәннәре юк. Бераздан яшьләрнең, башкалар кебек үк, заманча йорт саласы килде. Ул елларда халык Себер якларына эшкә китә башлаган иде. Равил дә, тәвәккәлләп, төньякка юл тотты, вахта ысулы белән эшли башлады. Укып алган һөнәре бик ярап куйды. Ул Себердө чакта Равилнең сеңлесе Асия, ире Айрат белән килеп, Гөлсемгә гел ярдәмләшеп торды. Яшьләре бер чама булгач, алар бик дуслар да иде. Айрат үзе генә дә килеп, эшләшеп йөрде.

Гомере буе диярлек ялгыз яшәгән Сания моны хуплады гына. Туган туганын онытырга тиеш түгел. Бер төнне аны, нишләптер, йокы алмады. Түшәгендә аунап ятып туйгач, киенеп, тышка чыкты. Таң атарга ерак иде әле, тирә-юньдә үле тынлык. Хәтсез вакыт басып торгач, кире кереп китмәкче булган иде, арт бакча ягында кемдер йөргәндәй тоелды. Курка-курка койма янына килде, шулчак аның кырыннан гына ниндидер шәүлә үтеп китте. Кем булыр бу дип уйларга да өлгермәде, Равилләрнең бакча капкасы ачылып ябылды. Иртән сыер саварга чыккан араларда арт бакчада үлән өстендә сузылып барган аяк эзләрен тагын берничә мәртәбә күрде Сания. Тик моңа артык әһәмият бирмәде. Төнлә кем йөрмәс!

Әмма берничә айдан Айрат белән Гөлсем качып дигәндәй авылдан чыгып киткәч шикләнүләре юкка булмавын аңлады. Шулай итеп, абыйлы-сеңелле икәү – берсе хатынсыз, икенчесе ирсез калды. Авыл халкы гына түгел, тирә-якта да шау итеп сөйләделәр бу хакта. Вакыт барысын да юа бит. Бу хәлләр күптән онытылган иде инде. Һәм менә, күктән төшкәндәй, Гөлсем пәйда булды. Ни булды икән? Айрат кайда? Бу сорауларга җавапны бирсә Гөлсем үзе бирер инде…

…Йокымсырап утырган карчык, ишек шыгырдаган тавышка күзләрен ачты. Гөлсем кайткан икән. Әби, аның бит алмалары кызарган сөйкемле йөзенә карап: «Сагынуларын баса алдымы икән?» – дип уйлап куйды. Хатын чишенгән арада түр яктагы диванга урын җәйде. Ул кереп яткач, ике арадагы ишекне ябып, утларны сүндерде дә, уфылдый-уфылдый, караватына менеп ятты. Иртәнге автобус авылдан сәгать биштә кузгала. Сания карчык күзләрен ачканда яктырмаган иде әле. Бер уянгач, башкача йоклап китеп булмас. Шым гына торып киенде, юынды. Тавыш чыгармаска тырышып чәй куйды, табын әзерләде. Гөлсемне уятмакчы булып, түр якның ишеген ачты. Тик бүлмәдә беркем дә юк иде. Урын-җир пөхтә итеп җыештырылган.

Аптыраган карчык, «Әстәгъфирулла”сын әйтеп, ишегалдына чыкты. Төнлә яуган йомшак кар өстендә сузылып барган эзләр генә ярылып ята иде. Нәкъ теге чактагы кебек… …Автобуста кеше әллә ни күп түгел иде. Күрше авылны чыккач, машина, җиңелчә тирбәлеп, асфальт юлдан бара башлады. Хатын, уйларына бирелеп, фаралар яктысында күренеп калган бәсле агачларга, куакларга карап бара. Автобус шәп баргач, аларны күреп өлгереп тә булмый. Менә аның гомере дә шулай бик тиз узып бара түгелме соң?

Билгеле, авылда үткәргән берничә сәгать вакыт эчендә генә аның сагынулары басылмады, шулай да бераз тынычлангандай булды. Эченә җыелган моң-зарларын кемгәдер сөйләп бушанасы иде дә бит, тик кемгә? Монда аны көтмәгәннәрен белә иде ул. Барлыгын да онытканнардыр инде хәзер. Әнә, Сания апаның да аптыравының иге-чиге булмады бит. Ялгызым гына яшим, Айрат күптән ташлап китте, дисенме? Күпләр моңа куаначак кына.

Кычкырып әйтмәсәләр дә (авылда халык итагатьле бит ул), шул кирәк сиңа, әйбәт булган, дип уйлаячак­лар. Еллар үтү белән хисләре сүрелде шул аларның, араларын бәйләп торырга, ичмасам, балалары да булмады. Икенче бер хатын малай табып биргәч, барча мөлкәтен, байлыгын калдырып, ыһ та итми ташлап чыгып китте аны Айрат. Гөлсем аларның кайда яшәгәннәрен дә белми, кызыксынмады да.

Әйтәләр бит, кылган гамәлләрең, бумеранг сыман, үзеңә әйләнеп кайта, дип. Дөрес икән. Автобус бер көйгә селкенеп баруын дәвам итте. Бер тәүлек эчендә булган кичерешләрдән тәмам йончыган хатынны, ниһаять, йокы басты. Тау артыннан кызарып чыга башлаган кояш нурлары, төнге караңгылыкны куып, җир өстенә яңа көн алып килде.

Гөлфизә Кәлимуллина, Акчарлак

Бәйле