Азат Абитов Ваһапов фестивале рәсеменә кан төсендәге тәре ясап куя

-- Алина

Ваһапов фестивале лауреаты  Азат Абитов үзенең инстаграм битенә Ваһапов фестивале рәсеменә кан төсендәге тәре  белән сызылган фото кертә.

Мондый фотография әлбәттә аның инстадусларын аптырашта калдырган. “Бу нәрсәне аңлата?”, “Ни булды балам?”, “Проекттан китәсеңме әллә?”, “Бу ни? Мин билет алдым синең җырлавыңны тыңларга,кәефемне төшерден” , дип язганнар аңа. «Бүтән уздырылмый бу фестиваль» , дип язучылар да бар.Нигә шундый фотосурәт кертүе белән кызыкынып, Азатның үзенә мөрәҗәгать иттек. Тик әлегә ул безгә җавап бирмәде.

Бәйле