Татарстан президенты түрәләргә 50 шәр мең акча бирәчәк ди

-- Алина

Президент Рөстәм Миңнеханов республика буенча  12 иң яхшы түрәгә  50 шәр мең акча бирәчәк.  «Татарстан Республикасының  иң яхшы гражданлык хезмәткәре” конкурсына старт бирелүе бүген билгеле булды.

Конкурсның беренче турында түрәләр  Татарстанның законнарын, дәүләт символларын белүгә тест үтәчәкләр. Шулай ук аларның татар , рус һәм чит телләрне ничек белүләрен тикшерәчәкләр. Моннан тыш конкурс катнашучылары электрон документ әйләнеше,  Татарстан географиясенә кагылышлы сорауларга җавап бирергә һәм спорт ярышларында катнашырга тиеш була.Конкурс нәтиҗәләре якынча бер айдан соң билгеле булачак. 12 җиңүчене дипломнар һәм акча белән, 6 ноябрь ТР Конституция көнендә бүләклиячәкләр.

Чыганак:prokazan.ru

Бәйле