Татарстанда депутатлар закон белән көндез тавышлануны тыймакчылар

-- Алина

Татарстан хакимияте көндезге вакытта тавышланып йөрүне тыячак. Алар көндез 13:00 дән алып 15:00 кадәр “Тынычлык сәгате” булдырырга тели.

Закон проекты авторлары әйтүенчә, аларга мондый тәкъдим белән халык , бигрәк тә кечкенә балалары булган аналар мөрәҗәгать иткән. Әлеге закон проектын Республиканың Дәүләт Советына 2018 елның ахырына кадәр кертергә җыеналар. Дәүләт Советының әлеге хәбәрен законлык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе , “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Рафил Ногманов әйтте.
“Халык тынычлык турында законны үзгәртергә куша. Үзебездә көндезге вакытта шаулап йөрергә ярамый дип саныйбыз. Бу законны кертү турында аеруча кечкенә балары булган әниләр сорый” , диде ул.

Чыганак:KazanFirst.ru

 

Бәйле