11 сентябрь Казанның Ибраһим урамында 10 яшьлек кызны һәм аның 35 яшьлек әнисен зебрадан узганда таптап киткән машина йөртүче, бу коточкыч хәлнең игътибарсызлык аркасында килеп чыгуын әйтә. Ул махсус «Эфир» телеканалына: «Игътибарым җитмәде», дип сөйли.
Руль артында пенсионер була. Аның әйтүенчә, ул махсус зебра алдыннан юлның сул ягына күчә. Артка борылып карый, машина килүен дә искәртә.
“Шул вакытта алар киттеләр…”, ди машина йөртүче. Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылып, аны тиз арада җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.
Бу хәвеф-хәтәрдән соң, һәлакәт урынына бер юлы бар гаиләсен югалткан ир-ат килә.
Фото: ProKazan.ru
ProKazan.ru сайтыннан тәрҗемә ителде