Ришат Төхвәтуллинга Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелде. Бу хакта ул үзенең  инстаграм битендә хәбәр итә.

Бүген иртән Ришат «Көнем яхшы хәбәрдән башланды. Нинди икәнен озакламый белерсез» , язып фотосурәтен керткән иде. Ләкин аның фан төркеме, шатлыклы хәбәрне  алдан белеп инстаграмда укучылар белән бүлешеп тә куйганнар.

«Яраткан җырчыбызга Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелде.
Җыр сәнгатен үстерүдә өлеш керткәне һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен татар-башкорт эстрадасының моңлы җырчысы Ришат Төхвәтуллин иҗатына дәүләт дәрәҗәсендә бәя бирелде.Һичшиксез, аңа шушы исем бирелү бик гадел, вакытлы һәм урынлы. Үзенең күпкырлы таланты, кабатланмас моңлы тавышы, тирән мәгънәле җырлары, сәхнәдәге тыйнаклыгы белән халык мәхәббәтен күптән яулаган җырчы ул», диелә аның турында.

«Менә нинди елмаю сәбәбе булган иртән иртүк , чын күңелдән котлыйм Ришат «, «Әфәрин»,»Тагы да зурдан-зур уңышлар теләп калабыз», дигән котлау сүзләре язган аңа инстадуслары

Бәйле