Татарстанда һава торышы бозыла, ерак юлларга чыкмаска киңәш ителә

-- Алина

Татарстанда һава торышы бозыла. Бу турыда гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе хәбәр итә. Синоптиклар фаразлавынча  республика территориясендә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил ,урыны белән яшен көтелә.

Көчле яңгыр, җил вакытында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ялгыз балык тотмаска киңәш итә. Машина йөртүчеләргә шәһәр чикләреннән йөрүдән, юлларда игътибарлы булырга, куркынычсыз дистанцияне үтәргә, тизлек режимын сайларга, шулай ук юл билгеләрен, күрсәтмәләрен, юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең таләпләрен үтәргә сорый

Шулай ук төзелеп бетмәгән биналардан, элмәләрдән, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләре һәм агачлардан сакланырга кирәк дип искәртәләр . Җилдән подъезд яки подвалларда качарга киңәш ителә.

Бәйле