Салкыннарга (салкын тиюгә) бүгеннән әзер булыйк [киңәшләр]

-- Алина

Салкыннар килә , димәк суык тиюләр, грипп, ОРВИ  чоры җитә.Күп очракта  әлеге авырулар көзен, кышын иммунитет көчсез булганлыктан барлыкка килә. Иммун системасы чиргә каршы көрәшә алсын өчен нишләргә кирәк соң? Салкын тию, гадәттә, төчкергәндә яисә ютәлләгәндә тын-һава юлы аша йога. Сезгә имунитетны саклау һәм ныгыту ысулларын тәкъдим итәбез.

1) Кулларыгызны сабынлап юыгыз. Көненә берничә тапкыр тозлы су белән танавыгызны чистартыгыз. Даруханәдән танау юдырыр өчен сатылучы махсус спрейларны да кулланырга мөмкин;

2) Лимон белән чәй эчү дә микроб­ларга һәм салкын тиюгә каршы яхшы көрәшә. Әгәр дә инде сез хәлсезлек, тамагыгыз авыртуын сизә башладыгыз икән, лимон сутын чәйгә сыгып эчәргә киңәш ителә;

3)  Мәтрүшкәле үлән чәйләре һәм сарымсак та иммунитетны ныгыта. Көненә бер-ике тырнак сарымсак ашап куйсагыз да иммунитетыгыз көчле булачак. Шулай ук лимон салынган су белән чайкатырга була;

3) 15-20 тамчы женьшень, төнәтмәсе эчәргә мөмкин.

Әгәр инде чир сезгә шулай ябышып өлгерсә, нишләргә?

1) Беренче чиратта, тамакны чайкатырга. Шалфей төнәтмәсе – моның өчен иң яхшысы. Шалфейга 0,5 литр кайнар су салып һәм 20 минутка караңгы урынга каплап куярга кирәк. Файдасы күбрәк булсын өчен диңгез тозы салсагыз да була;

2) Эвкалипт, розмарин, шалфей, ли­мон, ромашка эфир майлары белән ингаляция эшләсәгез дә файдасы тияр.

3) 2-3 сәгать саен танауга алоэ суын сала аласыз.

4) Бөтнек, карлыган яисә аның яф­рагы, кура җиләге – салкын тигәндә беренче ярдәмчеләр.

Салкын тиюдән төрле ванналар да ярдәмгә килә.

Мисал өчен цитруслы  җиләк-җимешләрдән ванна. 100-150 грамм чамасы әфлисун (лимон, мандарин) тышын вакларга һәм ярты сәгать 1 литр эссе суда тотарга кирәк.

Әфлисун-грейпфрут ваннасы. 3 грейпфрут һәм 3 әфлисунның сутын сыгарга. Калган итле җирен марляга урап суга салырга.

Лимонлы-баллы ванна. Моның өчен 5-6 лимон кирәк булачак. Аларны тышларын әрчеми генә турарга һәм бер сәгать чамасы эссе суда төнәтергә. Калган лимон итен марля аша ваннага сыгарга һәм берничә аш кашыгы бал өстәргә.

Мондый цитрус ванналары көзге салкын тиюдән бик нәтиҗәле ысул булып тора. Ванна кан йөрешен яхшырта, тән тиреләрен ныгыта, йомшарта. Процедураларны атнасына ике тапкыр 10-15 минут чамасы эшләү киңәш ителә.  Цитрус ванналары кәефне күтәрү һәм депрессиядән чыгуга да яхшы булышлык итә. Ә бу – салкын тиюдән котылырга янә бер адым.

Чыганак: Кызыл таң

Бәйле