Татарстан моделе актер Алексей Чадов белән очраша

-- Алина

Шушы көннәрдә Мәскәүнең Халыкара музыка йортында ТВ-3 телеканалын тәкъдир итү булды. Бу чарада күп кенә телевидение һәм кино йолдызлары катнашты. Бина 2019 елда экраннарда күрсәтеләчәк «Аванпост» триллер стилендә бизәлгән иде. Фильмдагы төп рольләрнең берсен Алексей Чадов уйнады.

Тәкъдир итү кичәсенә ул Казан моделе Ләйсән Галимова белән килде. Актер Ләйсәнгә карата хисләрен яшермәде .Ләйсән һәм Алексей элек мондый чараларда бергә пәйда булган, ләкин элек алар үзләрен тыйнаграк тоткан. Галимова Казанда туып-үскән, «Журналистика» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган, тик соңыннан модель бизнесы белән шөгыльләнеп киткән.

Чадов Агни Дитковскитига өйләнгән була. Алар алты елга якын бергә яшиләр, ә 2015 елда алар аерылышырга карар кыла. 2017 елда гына рәсмиләштергән аерылышуга карамастан, элеккеге ир белән хатын яхшы мөнәсәбәтләрне саклап калган, чөнки аларның уллары Федор үсә.

Агния Дитковскити шәхси тормышын кешегә чыгармый. 2017 елда актриса икенче тапкыр әни булды дигән сүзләр йөри. Әмма бернинди дәлилләр да юк. Йолдыз үзе әйтүенчә ул барлык буш вакытын да улы Федорга багышлый.

Чыганак:Life.ru

Бәйле