Автор: Гөлнара Җәлилова
Камал театры артисты Фәнис Җиһанша һәм журналист Сәрия Закированың балалары беләсезме кайда укыйлар? Юуук, театр училищесында түгел! Алар икәүләшеп Мәскәүне яуларга киткәннәр.
Олысы Габдуллалары — монда, Казанда КХТИда укыган җиреннән РГСУга, «Идарәчелек» факультетына укырга күчкән, кечкенәләре — Газизулла Элемтә һәм информатика университетының (МТУСИ) «Информационная безопасность» факультеты студенты булган.сүз уңаеннан, егет бик башлы — берьюлы 5 уку йортыннан чакыру алган булган икән.
«Кечкенәдән үк йә Питер, йә Мәскәүгә барып укыйсы килде, кичә-бүген генә кабул ителгән карар түгел», — ди әниләре Сәрия. Икәүләп тулай торакка урнашып, рәхәтләнеп укып йөриләр икән. Егетләргә уңышлар телибез без. Татар егетләре беркайда да сынатмасыннар!
Чыганак: Сәхнә журналы сайты