Казан янындагы Зәңгәр күлдән чүпне чыгарырга Камазлар кирәк була

-- Алина

Казанда «Илне генераль җыештыру», «Яшел Русия» экологик акциясе үтте. Бөтендөнья чисталык көнен казанлылар Зәңгәр күлдә, Урта Кабан күлендә һәм Дубравная урамындагы урман паркында каршы алды. Бу хакта Казан Башкарма комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экоактивистлар күл территориясен чүп-чардан чистарттылар. Зәңгәр күлдә 200 кеше ике КамАЗ чүп җыйды.
Якындагы территориядән тыш сулыклар да чистартылды. Күл төбен өйрәнү белән Рус географик җәмгыятенең водолазлары шөгыльләнә башлады.

Моннан тыш, мәйданчыкларда макулатура, пластик савыт һәм батарейкалар кабул итү пункты оештырылган иде.

Бәйле