Бүген Рөстәм Нәбиевнең әти булган көне

-- Алина

Бүген 16 сентябрь Рөстәм Нәбиевнең  кызына 1 яшь. Бу хакта үзенең инстаграм битенә Рөстәмнең хатыны Индира  язган.

» Туган көнең белән кадерле кызыбыз!!
Бүген  безнең кечкенә кызыбызга 1 яшь.
Сине биргән өчен Ходайга рәхмәт. Ә сиңа безне сайлаган өчен рәхмәт, кызым. Син дөньяга килгәч, тормышыбыз тагы да матурланды, ә без тагы да бәхетле кешеләргә әверелдек.
Кечкенәбез , сәламәт һәм бәхетле бул. Ә без әтиең белән синең өчен барысын да эшләрбез.
Нәбиева София Рөстәм кызы.
3620 грамм бәхет, 54 см мәхәббәт
16.09.2017 , сәгать 8: 20  .
Нык  яратабыз сине . » , дип язып котлаган ул кызын.
Индираның инстадуслары да әлеге теләкләргә кушылган. Алар Рөстәм белән Индираны әти-әни булган көннәре белән котлаган, аларга күп кенә соклану сүзләре язганнар.

Бәйле