«Тырнак астыннан кер эзләп йөргән ир белән яшәп булмый ул» [тормыш тарихы]

-- Алина
Гаиләдә күп нәрсә бер-береңә ышанычтан тора икән. Ышанычның зур хис икәнен мин алдан да белә идем. Әмма аның никадәр кадерле һәм зур нәрсә икәнен мин хәзер аеруча нык аңлыйм.
Соңгы 2-3 елда ирем икенче эш итеп төнге каравылга да урнашкан иде. “Бераз булса да акчасы булыр, көн саен йөрисе түгел”, – диештек. Долларның котырып арткан чаклары иде. Хезмәт хакы шул ук, икебезнекен кушып, түләүләрне түләгәннән соң яшәргә тиеннәр генә кала башлады. Төнге каравыл шунысы белән уңайлы, ул 3 көнгә бер туры килә иде. Акча кирәк чакта ничек тә түзеп була бит инде. Сменадан соң киемнәрен шунда гына алыштырып ала да, туры үзенең төп эшенә китә. Өйгә кереп тә тормый.
Шулай берсендә, гадәттәгечә, төнгелеккә озаттык моны. Бер савытка капкалап алырга ризык салдым, термоска куе итеп чәй ясадым. Бик еш кына без улым белән әтисен бераз озата барабыз. Йоклар алдыннан йөреп кергәч, бала тизрәк йокыга китә дә, иртәнгә кадәр уянмый аннары. Миңа да, көне буе бер бүлмәдә утырып эшләгәннән соң саф һава комачауламый. Ул көнне дә иремне паркка чаклы озата төштек. Аннан ул эшенә таба китте, без паркта бераз йөреп алырбыз дип, шунда кереп киттек. Берәр сәгатьләп чамасы ял иткәннән соң, кире өйгә кайтып киттек. Кич бит инде. Малайны бер кат юындырганчы, ашап-эчеп алганчы вакыт үтте дә китте. Йоклар алдыннан бераз телевизор карап алдым да, аннары барысын да сүндереп, үзем дә бүлмәмә кереп яттым. Ул көнне әллә артык арыган идем, әллә күңелем нидер сизенде шунда – тиз генә йоклап китә алмадым. Алай бик сирәк була минем. Гадәттә, башым мендәргә тиюгә, йоклап та китәм. Ә ул кичне бер тегеләйгә борылып, бер икенче якка борылып аптырап беттем. Малай үз бүлмәсендә йоклый, мин аны ишетмим дә. Ә монда, үземнең сулыштан кала, башка сулышны да ишетәм кебек. Белгәннәремне укып, менә генә тынычлап калам – юк инде, янда кемнеңдер сулышы бар төсле тоела. Үзем генә булгач, куркыта, шикләндерә дә бит әле. Килмәгән йокы бөтенләй качты шулай. Үзем суламыйча, “тегене” тыңларга тырышам. Юк инде, саташу түгел, чыннан да, янда нидер бар! Әллә карават артында, әллә карават астыннан ишетелгән сыман. Берничә минут буена торып ут кабызырга да куркып яттым. Соңрак, үземне кулга алып дигәндәй, бөтен бүлмәне карап чыктым. Ишегалдында гына йөри торган песиебез кереп калганмы дигән шик тә булды. Әмма чакырып-чакырып чыкмагач, бу уй да чәлпәрәмә килде. Иң соңыннан, кулларыма телефон фонарен яктыртып, карават астына иелдем. Ә анда! Буеннан буена корсагына сузылып ирем ята! Ул мизгелләрдә ничек курыкканымны үзем генә беләм. Куркуымнан телемне дә әйләндерә алмыйм хәтта. Хәзер уйлыйм, кешеләр менә шундый чаклардан соң йә тотлыга торган булып калалар яисә бөтенләй сөйләшми торган булып калалар да ул. Әйтәләр бит, куркып калган дип. Ә ир, качышлы уйнаган бала-чага сыман, көлә-көлә батырланып, карават астыннан шуышып чыкты. “Тәки сиздең бит, ә!” – ди әле җитмәсә. “Әйт әле, ничек сиздең соң син? Мин мыштым гына яттым бит”, – дип, берни булмагандай сораштыра да әле.
Минем ул вакытта нык ачуым чыкты иремә. Бик каты талаштык. Мине көнләшүдән шулай эшләгән бит. Ул төнге сменага киткән чакта, мин өйгә башка бер ирне алып кереп ятмыйм микән, дип шикләнгән икән. Талаша торгач, ычкындырды бу, теге көнне дә кич буе миннән зарландың бит апаңа, ди. Имеш, эшем эш түгел, акча да эшли белми, дидең. Кем белгән сине, бәлки мине ташлап, башкага китәргәдер исәбең, дип акырды. Әле бүгенге хәлдән шок хәлендә торам, ә ул миңа алдагы көннең берсен сөйли. Баксаң, берничә көн элек шулай ук төнгелеккә киткән җирдән өйгә кереп калган икән бу. Ачкычы бар бит инде, без урамда булганда, бакчада эшләгәндә керә дә кача икән бу. Ул көнне мин аны сизмәдем, белмим, кайда качкан булгандыр инде. Әмма иртән аның кухняда шалтыравына уянып киткән идем. Ул бит сменадан соң беркайчан да кайтмый иде. Чөнки теге эшенә җитешми. Ә монда “кайткан”! Үзем дә аптыраган идем аны, ишектән кергәнен ничек сизми калдым соң, дип. Чөнки бер уч ачкычны бергә йөртә бит ул: өйнеке генә ике ишеккә 3 ачкыч, шунда ук гаражныкы, почта әрҗәсенеке. Алар борган саен шалтырый бит. “Каты йоклагансың”, – дип кенә көлеп куйган иде шул чагында ирем минем гаҗәпләнүемә. “Иртәрәк китеп булды. Шуңа күрә башта өйгә кереп чыгарга булдым, кофе эчеп алырга өлгерәм бит әле”, – дип әйткән иде. Кич буе минем телефоннан сөйләшкәнемне тыңлап, каядыр качып төн уздырган да инде бу, иртәнгә таба чыгасы иткән. Белгертмәс өчен “иртәрәк кайттым” дип алдаган.
Иремнең авызыннан шуларны ишетү миңа нык авыр булды. Ышанмый икән бит ул миңа, шикләнеп яши икән! Төнге каравылга урнашуы да гаиләгә акча алып кайту максатыннан булмаган аның, ә мине тикшерү өчен генә булган, ләбаса! Әллә нинди йөремсәк хатын булсаң да, өйгә ир алып кайтмыйсыңдыр инде ул! Ким дигәндә үзең чыгып керәсеңдер. Әмма мин андый хатын түгел бит. Янда ир була торып, ник башка белән йөрим ди инде? Талашкан, ачуланышкан чак булса да, шунда ук хыянәт итәргә димәгән бит. “Өйгә алып керәсең” дигәне бигрәк тә җирәнгеч булды. Ул көнне күп нәрсәләргә күзем ачылды минем. Күрә алмый башладым мин аны. Башта сөйләшмичә йөрдем, түздем, бәлки узар, дидем. Әмма узмый икән ул. Сиңа ышанмаган кеше белән ничек яшәп булсын? Озак тормадым, аерылыштым. Хәзер дә үкенмим киткәнгә. Тырнак астыннан кер эзләп йөргән ир белән яшәп булмый ул.
Регина З., Кукмара, Безнең авыл  гыйбрәте газетасы 

Бәйле