Якташыбыз җырчы Алсу Сафина үзенчәлекле тавыш иясе генә түгел, ә өч бала әнисе дә. Ул Инстаграмында һәрдаим балалары, гаиләсе белән төшкән фото-видеолар урнаштырып тора. Шуларның берсендә уртанчы кызы Микелла Абрамованың инглизчә үзе язган җырны гитарада уйнап башкаруын төшергән.
10 яшь кенә булуына карамастан, Микелланы чын талант иясе диеп әйтеп була. Әнисе Алсу да кызы өчен шатланып: «Микелла Абрамова. 10 яшь. Сезнең белән бүлешә алмыйча булдыра алмадым. Җырны тулаем үзе язды. Гадәттә әти-әниләр балаларына карата объектив күзаллау йөртми. Бар башкарганы гениаль рәвештә эшләнелгән булып тоела. Һәм бу нормаль күренеш. Уйлавымча, бу юлы күпертми-кабартмый әйтә алам, бу чыннан да искиткеч! Үзенең тавыш тембры, башкару үзенчәлеге бар! Йолдызчыгым, горурланам синең белән!»,дигән.
Сүз уңаеннан, Алсу 10 ноябрьда Казанга концерты белән килә. Билетлары инде сатуда икән.
Фото Алсуның Инстаграмыннан алынды