Уразова — Хәкимов гаиләсендә кем-кемгә охшаган?

-- Гузель

Җырчы Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның өч балалары: ике кызлары һәм уллары бар. Кеше аларның социаль челтәрләрдә урнаштырылган гаилә видео-фотоларын һәрдаим карап яши. Балаларының тышкы кыяфәт, талант буенча да кемгә охшаганлыкларын һәрчак күзәтеп бара.

Гүзәл Уразова үзе дә шундый сорау белән Инстаукучыларына мөрәҗәгать итә. «Безнең гаиләдә кызык: кемдер балаларны гел миңа охшаган ди, кемдер, киресенчә: «Гүзәлгә, янәсе, бер дә охшамаган, хас Илдар», — диләр. Ә кайчагында: «Гүзәл, сез Илдар белән шундый охшаш!» — диләр. Сездә дә шулаймы ул? Нәтиҗәдә кем-кемгә охшаган? «, дип юморга борып яза.

 

Бәйле